Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер атнада машина белән исерек килеш идарә иткән ике йөртүче туктатылган

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене ачыклаганнар, икесе дә районга читтән килгән кешеләр.

-8 апрель көнне, кичке алтыларда район үзәгенең Титов урамында “Шевроле” автомашинасын туктаттык. Урта яшьтәге ир-ат, Бөгелмә районы кешесе нефть компаниясендә эшли, аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Үзе генә түгел, пассажирлары - иптәшләре дә шундый ук хәлдә иде. Кибеткә барганнар, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. – 14 апрельдә Дзержинский урамында туктатылган “Дэу” җиңел машинасының йөртүчесе дә аек түгел иде. Ул да безнең районга эшкә килгән. Өстәвенә, гыйнвар аенда гына транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Һәм менә өч ай да узмаган ул кабат юлда йөрү кагыйдәләрен тупас боза.  Инде аңа 200-300 мең сум күләмендә (хезмәт хакы, я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр чорда бүтән кереме күләмендә) штраф яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Моңардан тыш, машина йөртүче өч елга кадәр срокка билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев