Юл хәрәкәте

Чирмешәндә 200 юл билгесе урнаштырылды

Соңгы айларда гына да район үзәгендә 200гә якын яңа юл билгесе урнаштырылды. Юлларга сызыклар (разметки), җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыннары, ясалма тигезсезлекләр ясалды. Иң элек бу билгеләр район үзәгендәге мәктәпләр, балалар бакчалары янына куелды, алар җәяүлеләр күп йөри торган юл киселешләрендә дә урын алды. Әлеге максатларга 3 миллион 500 мең...

Соңгы айларда гына да район үзәгендә 200гә якын яңа юл билгесе урнаштырылды. Юлларга сызыклар (разметки), җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыннары, ясалма тигезсезлекләр ясалды.

Иң элек бу билгеләр район үзәгендәге мәктәпләр, балалар бакчалары янына куелды, алар җәяүлеләр күп йөри торган юл киселешләрендә дә урын алды.
Әлеге максатларга 3 миллион 500 мең сумнан да артыграк акча тотылган. Чыгымнарның 70 проценты федераль бюджеттан бирелсә, калганын район күтәргән.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы юл билгеләре

Нет комментариев