Чирмешәндә 15 машина йөртүче “Тоннель”дә “калган”
Узган атна ахырында район үзәгендә үткән “Тоннель” операциясе вакытында тикшерелгән машина йөртүчеләрнең унбишесенә беркетмә төзелгән.
Титов һәм Дзержинский урамнары киселешендәге юл чатында, ягъни Саклык банкы каршында туктатылган машиналарның шоферларына карата полициянең участок уполномоченныйлары – биш, ЮХИДИ хезмәткәрләре ун беркетмә тутырганнар. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен куркынычсызлык каешларын тагу, иминиятләү һәм тонировкалау кагыйдәләрен бозу белән бәйле.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев