Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында Утыз Имән кешесенең гомере өзелгән

Чирмешәннән Казанка уңаена бару юлында ике автомашина бәрелешеп, һәлакәттә пассажир хатын-кызның гомере өзелгән. Фаҗига иртәнге алтылар тирәсендә була. Чирмешәннән чыккан "Шевроле-Нива" автомашинасын йөртүче, нык кызу барып, "Уңга куркыныч борылыш" юл билгесе торган урында, (чистарту корылмаларыннан арырак), каршы юлга чыга һәм алдан килүче "алтылы"ны бәрдерә. -Дүрт кеше утырган әлеге "Жигули"ның алда...

Чирмешәннән Казанка уңаена бару юлында ике автомашина бәрелешеп, һәлакәттә пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.

Фаҗига иртәнге алтылар тирәсендә була. Чирмешәннән чыккан "Шевроле-Нива" автомашинасын йөртүче, нык кызу барып, "Уңга куркыныч борылыш" юл билгесе торган урында, (чистарту корылмаларыннан арырак), каршы юлга чыга һәм алдан килүче "алтылы"ны бәрдерә.
-Дүрт кеше утырган әлеге "Жигули"ның алда утырган пассажиры - машина йөртүченең әнисе, Утыз Имән авылыннан 43 яшьлек хатын-кыз алган имгәнүләрдән район үзәк больницасында җан бирде. Анда китерелгәндә ул аңында, сөйләшерлек иде әле, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Икенче пассажир - яшь егетнең бәрелүдән кулы сына, машина йөртүче үзе башын имгәтә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелде. "Шевроле-Нива" йөртүчесе исә юлга алкоголь кулланган килеш чыгуын таныды. Аның исәнлегенә зыян булмаган.
"Жигули"да утыручылар бу көнне Лениногорский шәһәренә ата-аналар җыелышына барырга дип юлга чыкканнар. Нефть техникумында бергә белем алучы ике егет (берсе Иске Элмәледән) җыелышка әниләрен утыртып барулары була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы аварияләр Утыз Имәндә авария