Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тагын ике машина йөртүче исерек килеш юлга чыккан

Районда тагын ике якташыбыз машина йөртү хокукыннан колак кагачак. Сәбәбе: алар руль артына алкоголь кулланып утырганнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Туймәт авылы кешесен кичтән кулланганнан соң калган махмыр хур иткән.  Ул автомашина руле артына айнып бетмәгән килеш утырып юлга чыккан.

-Аны район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбе каршындарак, көндезге 10нар тирәсендә туктаттык. Документлар тикшергәндә алкоголь исе сизелде. Шофер үз гаебен таныды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. - Шул көннең кичендә Бәркәтә авылында тагын бер автомашина туктаттык. Йөртүчесе -  яшь егет алкоголь кулланган. Правасында җиңел машина йөртүгә хокук бирүче “В” категориясе юк - “С” категориясе генә. Хәзер ул егет алкоголь кулланып транспорт белән идарә иткән өчен -30 мең сум, тиешле категориясе булмаган өчен  5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, транспортын тиешенчә рәсмиләштермәгән өчен 800 сум штраф түләргә тиеш була.

Кагыйдә бозган әлеге райондашларыбызны ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев