Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында өч көндә машина белән исерек килеш идарә иткән ун йөртүче ачыкланган

Узган атна башында район юлларында читтән дә килеп эшләгән автоинспекторлар экипажлары ”кармагына” өч көндә исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 10 йөртүче эләккән.

Әлеге фактларның 7 се - 19-21 ноябрь көннәрне безнең район инспекторларына Казаннан, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Чистайдан ярдәмгә килгән дүрт экипаж өлеше. Казан инспекторлары Чирмешәнгә килүгә үк махмырдан иртән руль артына утырган ике машина йөртүчене эләктерәләр. Икенче экипаж шундый ике кагыйдә бозучыны Лашманда ачыклый, төнлә исерек шоферны - Елховой авылы кешесен туктаталар. 20 ноябрь көнне, шулай ук иртән Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында туктатылган машина йөртүчесе - Шешминка авылы кешесе дә кичтән “капкан” булган. Тагын бер экипаж Югары Кармалкада шулай ук исерек шоферга юлыга.

-Җиде йөртүченең  алтысы медицина тикшерүе узудан баш тарталар. Гаепләрен танырга теләмәсәләр дә,  алар аннан котыла алмаячак.  Гаеплеләргә 30 ар мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр  машина йөртү хокукыннан колак кагу яный, автомашиналары штрафстоянкага озатылды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

20 ноябрь көнне үзебезнең полиция участок инспекторлары чираттагы рейд вакытында Красная Поляна белән Иске Котыш авыллары арасындагы юлда мотоциклчыны туктаталар. Ул да исерек булып чыга. Өстәвенә  “правасы” да юк икән, кагыйдә бозган мотоциклчы хәзер 30 мең сум штраф түләячәк яки 10-15 тәүлеккә административ кулга алыначак. Яшәүчедә берәү машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса да, исерек хәлдә икенче тапкыр руль артына утырып юлга чыккан. Алтай краеннан безгә командировкага килгән “Рено Дастер” йөртүчесе дә аек булмаган. Аны район инспекторлары  Бәркәтә авылында туктатканнар.

-Быел безнең район полиция бүлеге тарафыннан гына  да  51 исерек шофер ачыкланды. Гаҗәп хәл: алар законны санга сукмыйлармы, узар әле, эләктермәсләр дип йөриләрме, аңлашылмый. Югыйсә җәзалар да йомшак түгел, нинди штрафлар, озак вакытка “лишениелар”, машиналар штраф стоянкага озатыла - бу гаиләләргә күпме чыгым. Нишлисең, хәмер алардан көчлерәк күрәмсең, - дип аптырашын белдерде инспектор Шәкүров.

 Өч көндә - 10 исерек, аптырарсың да...

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев