Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер тракторчыны кулга алырга мөмкиннәр

Бу атнада районның ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүчене һәм тракторчыны тоткарлаганнар. Соңгысының йөртү таныклыгы да юк икән, аны кулга алырга мөмкиннәр.

-ВАЗ-2110 автомашинасын Яңа Элмәле урамында туктаттык. Аның йөртүчесе, Аксубай районыннан кунакка килгән ир-ат: “Кичә бәйрәм иткән идек”, дип акланса да, трубкага өрдергәч, прибор аның алкоголь кулланган булуын күрсәтте, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыга хәзер 30 мең сум штраф яный, кунакка да машинага пассажир буларак кына утырып килергә туры киләчәк, чөнки  закон буенча аңа ел ярымнан ике елга кадәр  машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Ә менә Яшәүчедә берәүнең автотранспорт йөртергә бөтенләй “права”сы булмаган. Ул да инспекторлар “кармагына” эләккән.

-Шулай да якташыбыз трактор руле артына утырган, өстәвенә, салган да иде. Аңа исә 5 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну  яки 30 мең сум штраф җәзасы бирелергә тиеш, - ди Рәмис Шәкүров.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев