Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер тракторчыны кулга алырга мөмкиннәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында исерек хәлдә трактор белән идарә иткән ике йөртүчене ачыклаганнар. Аларның берсенең “права”сы бөтенләй юк икән.

9 июньдә, авылларда Сабан туе үткән көнне автоинспекторлар Кара Чишмә авылы янындагы олы юлда трактор туктаталар. Документларын тикшергән вакытта йөртүчесенең исерек булуы ачыклана, өстәвенә правасы да юк икән. Кагыйдә бозучы – Лениногорск районы кешесе үз гаебен таныган. Хәзер аңа 30 мең сум штраф, яисә 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный, анысын суд хәл итә.

Ә менә икенче көнне тикшерелгән Ивашкино авылы тракторчысының правасы булган: тракторга да, машина йөртергә дә, тик аларның икесеннән дә колак кагар шәт. Чөнки ул да руль артына шулай ук аек булмаган хәлдә утырган. Йөртүче таныклыгыннан мәхрүм калудан тыш, тракторчы 30 мең сум штраф та түләячәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев