Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машина йөртүче полиция хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмый

Октябрь башында тагын ике райондашыбыз исерек килеш машина белән идарә итеп, автоинспекторлар "кармагына" эләккән. Дөресрәге, аларның берсен Утыз Имән авылы урамында участок инспекторлары туктатмакчы була. Тик машина йөртүче хокук сакчыларының таләпләренә буйсынмый. Куып тоткач кына, әлеге яшь егетнең кызмача булуы ачыклана. Икенче берәү, "салган баштан" тизлекне арттырып, машинасын тыя алмыйча,...

Октябрь башында тагын ике райондашыбыз исерек килеш машина белән идарә итеп, автоинспекторлар "кармагына" эләккән.

Дөресрәге, аларның берсен Утыз Имән авылы урамында участок инспекторлары туктатмакчы була. Тик машина йөртүче хокук сакчыларының таләпләренә буйсынмый. Куып тоткач кына, әлеге яшь егетнең кызмача булуы ачыклана. Икенче берәү, "салган баштан" тизлекне арттырып, машинасын тыя алмыйча, юл кырыена ук төшеп китә. Бәлага таручыга беренче ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Авариядән соң эчтем, дигән булса да, аңа һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган егеткә 30ар мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Өстәвенә суд андыйларны, исерек килеш руль артына утыручыларны, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Аннан соң да әле "права"ны имтихан тапшырып аласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ