Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында аварияләр саны арткан

Соңгы вакытта районда юл - транспорт һәлакәтләре арткан, моңа һава торышы - кар, бозлавык та йогынты ясый. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрь аенда район территориясендә - 16, декабрьнең беренче атнасында 4 авария булган. -Кышкы юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, машинага игътибарны арттырырга кирәк. Төрле һава шартларында идарә итү осталыгыгыздан чыгып,...

Соңгы вакытта районда юл - транспорт һәлакәтләре арткан, моңа һава торышы - кар, бозлавык та йогынты ясый. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрь аенда район территориясендә - 16, декабрьнең беренче атнасында 4 авария булган.

-Кышкы юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, машинага игътибарны арттырырга кирәк. Төрле һава шартларында идарә итү осталыгыгыздан чыгып, руль артына утыру-утырмауны да уйлап хәл итегез, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров.-Кинәт кенә яуган кар шоферларга авырлык тудыра. Кышкы юлга күнегергә дә кирәк бит әле. Шуңа да аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Белгечләр әйтүенчә, бозлы юлда йөргәндә машина резиналары ашалмаган булырга тиеш. Кыш көне тәгәрмәчләр буш булмасын, салкында резинаның ярылуга тиз бирешүен истән чыгармагыз. Карлы юлда машина шуып, уйнаклап киткән очракта рульне кискен боргаларга, педальләргә кинәт баскаларга кирәкми. Бер үк вакытта тормоз педаленә басып, рульне кинәт бору шулай ук куркыныч. Кыш көне тормозларны яхшылап тикшерергә кирәк, бөтен тәгәрмәчләр дә берьюлы туктатылырга тиеш.
Тормозларны бөтенләй кулланырга кирәкми, аларны машина туктап җиткәндә генә эшкә җигеп була. Тормозга басу, файдасыз гына түгел, куркыныч та. Мәгълүм булганча, тормозлар белән файдалана белүенә карап, машина йөртүченең осталыгын билгелиләр. Хәрәкәт режимын яхшы белүче тормозга сирәгрәк һәм салмаграк баса.
«Энәле» (шиплы) резина кирәкме? Бик тайгак юлдан хәрәкәт иткәндә, еш кына машина йөртүче аны тыя алмавын сизә. Сәбәбе гади - тәгәрмәчләрнең хәрәкәт юнәлеше белән юл үзе идарә итә. Юлдагы боз, кар машинаны читкә җибәрергә сәбәпче булып тора. Бу очракта да рульне боргаларга кирәкми, бераз көтәргә киңәш ителә. Бозлы урынны узгач, машина сез теләгән полосага басачак һәм элеккечә тигез хәрәкәт итәчәк. Мондый урыннарда машина йөртүчеләр дулкынлана башлый, югалып кала, алар моның сәбәбен юлдан түгел, машинадан күрә. Бу очракта «энәле» шиннар ышанычны арттыра һәм машина йөртүчене тынычландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария ЮХИДИ

2
X