Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында аек булмаган шоферлар күбәйгән

Быелның узган унбер аенда районда транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 65 машина йөртүче ачыклаган. Былтыр шушы чорда исә андый кагыйдә бозучылар ундүрткә кимрәк, ягъни 51 кеше теркәлгән булган.

Бу төр кагыйдә бозучыларның 13се “права”ларыннан” мәхрүм ителгән булып, я таныклыгын алган көннән бер ел эчендә шушы үк кагыйдәне кабат бозып, руль артына исерек хәлдә икенче тапкыр утырганнар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

-Машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарласалар, (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта), ул исерткеч эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклый торган тикшерүдән баш тартса, әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. -Мондый очракларда машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә штраф салына, аның күләме җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы кадәр билгеләнә. Шулай ук аңа 480 сәгать мәҗбүри хезмәт, 2 елга төзәтү эшләренә тарту, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин.

-Декабрь ае башында 65кә тагын бер өстәлде: район үзәгенең Совет урамында ВАЗ-2107 автомашинасын тикшергән вакытта, аның йөртүчесенең алкоголь кулланганлыгы ачыкланды. Хәзер аңа 1 ел ярымнан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный, - ди Рәмис Шәкүров.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев