Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән “кунагының” теле бәйләнгән

Район автоинспекторлары “кармагына” исерек хәлдә руль артына утырган тагын бер машина йөртүче эләккән.

Күрше Шентала районының бер авылында яшәүче урта яшьләрдәге ир-ат идарә иткән “Гранта” машинасын Шентала ягыннан Чирмешәнгә керү уңаендагы юлда туктаталар.

-Документларын тикшергән вакытта аның йөртүчесеннән алкоголь исе килде, теле дә бәйләнә иде. Трубкага өрдергәч, шоферның шактый ук салган булуы ачыкланды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән  инспекторы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыга бер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный. Автомобилен штрафстоянкага озатканнар.  

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев