Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән бабайлары начар үрнәк күрсәтәләр

Июнь аенда район территориясендә юл хәрәкәте инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган тугыз машина йөртүчене тоткарлаганнар, шуларның бишесе - чирмешәнлеләр, калганнары - башка район кешеләре. -Июль аеның беренче көннәрендә дә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене ачыкладык. 2 июль көнне исерек чирмешәнлеленең автомобиле, хуҗасын "тыңламыйча", ком өеменә килеп бәрелә, -...

Июнь аенда район территориясендә юл хәрәкәте инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган тугыз машина йөртүчене тоткарлаганнар, шуларның бишесе - чирмешәнлеләр, калганнары - башка район кешеләре.

-Июль аеның беренче көннәрендә дә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене ачыкладык. 2 июль көнне исерек чирмешәнлеленең автомобиле, хуҗасын "тыңламыйча", ком өеменә килеп бәрелә, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. - Безнең халыкны йөртү таныклыксыз калу да, 30 мең штраф та куркытмый, күрәсең. Ә кайберәүләр, спиртлы эчемлек кулланган килеш машина белән идарә иткәннәре өчен, йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булсалар да, кабат руль артына утыралар. Әйтик, 20 апрельдә 69 яшьлек чирмешәнлене туктаткан идек. Абзый салмыш килеш автомобильгә утырган. Суд карары нигезендә, ул йөртү хокукыннан мәхрум ителде һәм 30 мең сум штраф та түләде. Шушы көннәрдә бу кешенең машинасын кабат туктаттык. Аның таныклыгы да юк, өстәвенә, тагын исерек тә иде. Якташыбызга карата административ беркетмә төзелде, аңа штраф салынды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юл хәрәкәте ЮХИДИ