Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Бәркәтә ягындагы юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән

Узган атнаның беренче көнендә, көндезге 11ләр тирәсендә Бәркәтә авылы янында ВАЗ-211440 һәм Тойота автомашиналары бәрелешә. Авариядә өч кеше тән җәрәхәтләре алган.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсенннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт Бәркәтә авылына Елховой ягыннан керү уңаендагы юлда була. ВАЗ-211440 белән идарә итүче хатын-кыз, Бәркәтә ягына барганда, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, идарәне югалта һәм Әлмәт районы кешесенең Тойота автомашинасына килеп бәрелә. “Ундүртле”нең авариядә тән җәрәхәтләре алган йөртүчесенә һәм хатын-кыз пассажирына авария урынында ук медицина ярдәме күрсәтелә, алар больницага барудан баш тарталар. Ә чит ил машинасының пассажирын Әлмәт больницасына озатканнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны да өенә кайтарып җибәргәннәр.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Рямзия

    0

    0

    Ассалям алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Всех Черемшанцев поздравляю с открытием такой прекрасной и очень красивой мечети "Мушбика". Братьям Миндару и Фазылу Аглямовым желаю всех благ, каких только может дать Аллах человеку. А своему сыну Рафаэль хазрату желаю достойного служения жителям Черемшана на пути Аллаха ради Его довольста. Крепкого Имана, процветания и всех благ Вам Черемшанцы! Аминь!