Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Бер-беребезне хөрмәт итик

Бу елның биш ае эчендә республикабыз юлларындагы һәлакәтләрдә 7 бала үлгән, 185 бала тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, шушы чорда безнең районда андый фаҗигаләр булмады. Әмма июнь аенда теркәлгән авариядә яшүсмер кызның сәламәтлегенә зыян килгән. -Статистика шуны күрсәтә - җәй айларында аварияләр саны нык арта. Һәм аларда кышкы чор белән чагыштырганда...

Бу елның биш ае эчендә республикабыз юлларындагы һәлакәтләрдә 7 бала үлгән, 185 бала тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, шушы чорда безнең районда андый фаҗигаләр булмады. Әмма июнь аенда теркәлгән авариядә яшүсмер кызның сәламәтлегенә зыян килгән.


-Статистика шуны күрсәтә - җәй айларында аварияләр саны нык арта. Һәм аларда кышкы чор белән чагыштырганда кешеләр дә ныграк имгәнә. Чөнки юл кырыйларында мендәр ролен үтәүче кар юк, ә машина йөртүчеләр, киресенчә, кызуырак йөри, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин. - Юлларда бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник.

Җәй - каникуллар, яллар чоры. Юл хәрәкәтендә балалар күбәя: алар әти-әниләре белән ялга баралар, лагерьларга китәләр. Велосипедта йөриләр, урамда уйныйлар. Юлларда мотоцикллар, скутерлар арта.

-Ивашкино авылында күптән түгел булган фаҗигадә балалар зыян күрде. Йөртү таныклыгы булмаган, шлемнар кимәгән яшүсмерләр кичке якта мотоцикл белән егылалар. Нәтиҗәдә, авариядә яшүсмер кыз җәрәхәтләнеп больницага китерелде, - ди Самат Хәйруллин.

Бу очракта хәл шулай тәмамлана. Ә менә 2нче май көнне Кукмара районында "Минск" мотоциклы белән идарә иткән 16 яшьлек егет юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлә. Спас районында 9 яшьлек мәктәп укучысы, Менделеевскида 1 яшьлек сабый һәлак була. Бу очракларда балалар пассажир ролендә булган. Бәлагә юлыккан автомашиналарда куркынычсызлык җайланмалары куелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте