Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Авария кыйммәткә төшә

Сентябрьнең бер көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре ике машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр. Алар икесе дә руль артына исерек хәлдә утырган булганнар. Иске Котыш кешесе, салган килеш, җиңел машинасына утырып олы юлга чыга. Ерак китә алмый, Яр Чаллыдан Нурлатка баручы машинага килеп бәрелә. Ярый әле әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрми. Шул...

Сентябрьнең бер көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре ике машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр. Алар икесе дә руль артына исерек хәлдә утырган булганнар.

Иске Котыш кешесе, салган килеш, җиңел машинасына утырып олы юлга чыга. Ерак китә алмый, Яр Чаллыдан Нурлатка баручы машинага килеп бәрелә. Ярый әле әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрми.
Шул ук көнне тагын берәү Чирмешәндә, Титов чишмәсеннән ерак түгел юл кырыена куелган тимер киртәләргә "килеп бәрелә". Бу очракта да, бәхетенә, машина йөртүче имгәнмәгән.
Ике очракта да машина йөртүчеләргә 30ар мең сум штраф түләргә һәм бер ел ярымнан ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга туры киләчәк. Болардан тыш, икесенә дә, авария китереп чыгарган өчен 1500әр сум штраф каралган. Әле эвакуатор хезмәтеннән файдаланган өчен дә 1600 сум түләргә кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария