Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Туймазы бавырсаклары Чирмешәндәге кебек

Карбызның тәмлергән чагы. Узган ярминкәдә бу татлы җимешне әллә ничә урында саттылар. Берәү аны зур фургонга төяп, Соль - Илецкидан үзе алып кайткан. Бер-берсе, зурлыгына карап, 50, 70, 100 сум торучы карбызларны төнлә генә өзеп алганнар. Тәмле, татлы. Чиләген 180 сумга эре, яңа бәрәңге сатучы Лашман агае да монда озак...

Карбызның тәмлергән чагы. Узган ярминкәдә бу татлы җимешне әллә ничә урында саттылар. Берәү аны зур фургонга төяп, Соль - Илецкидан үзе алып кайткан.

Бер-берсе, зурлыгына карап, 50, 70, 100 сум торучы карбызларны төнлә генә өзеп алганнар. Тәмле, татлы.
Чиләген 180 сумга эре, яңа бәрәңге сатучы Лашман агае да монда озак тормады, 3 капчык товарын тиз урнаштырды. Өч литрлы банкасы уртача 1000 сумга сатылучы балны ашыгып алмыйлар, әлеге ризыкны тәкъдим итүчеләр күп.
Туймазыдан килограммын 200 сумга бездәге кебек зур, матур "мишәр" бавырсаклары алырга кыстаучының да күңелен күрделәр - товарын кирәксенделәр, ошаттылар.
Бүген сыер итенең килограммы 300 сумга бәяләнә. Аңа сорау бар үзе.
Ярминкәгә кечкенә, өч литр чамасы чиләккә салып эре, кызыл бакча җиләге дә алып килгәннәр. Кирәк икән, җиләкнең үсентесе дә сатыла. Мунча миннеге, бодай (килосы 10 сум), агач үсентеләре, бозаулар (22-40 мең), көнкүреш товарлары, кием-салым да яхшы "үтте" ярминкәдә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә карбыз