Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Һәркем кирәк әйберен тапкандыр

Соңгы ярминкәдә яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите сатучылар байтак иде. Сыер итенең килограммы - 220, дуңгызныкы 175 сумнан сатылды. Икмәк кабул итү предприятиесе бодай һәм арпа тәкъдим итте. Дөрес, урып - җыю вакытындагы белән чагыштырганда, бөртекнең бәясе бераз күтәрелгән. Бүген аның центнерын 480 сумнан саттылар. Ә менә мал сатучылар...

Соңгы ярминкәдә яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите сатучылар байтак иде. Сыер итенең килограммы - 220, дуңгызныкы 175 сумнан сатылды.


Икмәк кабул итү предприятиесе бодай һәм арпа тәкъдим итте. Дөрес, урып - җыю вакытындагы белән чагыштырганда, бөртекнең бәясе бераз күтәрелгән. Бүген аның центнерын 480 сумнан саттылар. Ә менә мал сатучылар күренмәде.

Күбесе Самара өлкәсеннән килгән сәүдәгәрләр чирмешәнлеләргә җылы өс һәм аяк киемнәре, киез итекләр алып килгәннәр. Кышның соңгы аена кереп барсак та, әллә көн суыграк булгангамы, киез итекләр дә әйбәт сатылды. Башка ярминкәләрдән аермалы буларак, бер эшмәкәр обойлар тәкъдим итте.

Балык яратучыларга туңдырылган балыкның төрлесен алырга мөмкин иде.

Кыскасы, ярминкәдә һәркем кирәк әйберен тапкандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ярминкә

2
X