Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәнлеләр күршеләр балын да мактый-мактый ашый

Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Петр Ильин Чирмешәндәге ярминкәгә инде дүртенче тапкыр килгән. Товарына хуҗа табылып тора үзе. -Үткән юлы ун банка бал саткан идем, - ди Иске Шенталада яшәүче Петр Григорьевич. Хезмәтенә күрә бәя кыйммәт түгел, өч литрлы банкадагы свежий юкә һәм чәчәк балы бер мең сум торырлык....

Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Петр Ильин Чирмешәндәге ярминкәгә инде дүртенче тапкыр килгән. Товарына хуҗа табылып тора үзе.

-Үткән юлы ун банка бал саткан идем, - ди Иске Шенталада яшәүче Петр Григорьевич.
Хезмәтенә күрә бәя кыйммәт түгел, өч литрлы банкадагы свежий юкә һәм чәчәк балы бер мең сум торырлык. Элек азрак, хәзер йөзәр баш умарта оясы бар икән аның. Быел уңыш артык күп түгел, әмма сатарга да калган. Ярминкә бу эштә бик кулай урын.
Берәү Нурлаттан шикәр комы алып килгән. Капчыгы 2200 сум. Шулай ук кыйммәт димәссең. Кибеттә аңа бермә-бер күбрәк акча сорыйлар.
Үткән атна ярминкәсендә дә тере казлар саттылар. Берсен 1000 сумга. Шешминка кошчылары быел үстергән казларының байтагын нәкъ менә ярминкәдә урнаштырганнар.
Йоны йолкынган казлар да, килограммы 240 сумга Балтач сыер мае, килосы 10 сумга бодай, 8 сумга арпа, туң балык, колбаса, алма, катнашазык, бавырсак, пироглар, тере мал - 3-6 айлык бозаулар (23-35 мең сумга), кием-салым да бар иде.
Свежий ит тә җәйдән бирле бер чама бәядә тора: сыерныкы (килограммы) - 290, дуңгызныкы 240-250 сум. Итләре начар булмый.
Ике атнага бер үткәрелүче ярминкәгә читтән килеп, меңнәрчә сумлык товар сатып, акча эшләп китәләр. Товар тәкъдим итүчеләр арасында чирмешәнлеләр берничә генә. Хәтта ипи, кондитер ризыкларын да гел Самара өлкәсеннән алып киләләр. Машиналары гел диярлек буш кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә