Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә тавыклар “очты“

Чирмешәндә узучы ярминкәләрдә гел яңа суелган ит була. Хәер, шәхси хуҗалыклар малны карый, тәрбияли, ашата белә, шуңа да итләре бик тәмле. -Бүген дә тиз, яхшы саттым, - ди Кармыштан бирегә килеп сәүдә иткән Габдулла Гомәров. - Гомумән, аз-азлап булса да, иткә гел хуҗа табыла. Бина эчендә сәүдә итү өчен урын...

Чирмешәндә узучы ярминкәләрдә гел яңа суелган ит була. Хәер, шәхси хуҗалыклар малны карый, тәрбияли, ашата белә, шуңа да итләре бик тәмле.

-Бүген дә тиз, яхшы саттым, - ди Кармыштан бирегә килеп сәүдә иткән Габдулла Гомәров. - Гомумән, аз-азлап булса да, иткә гел хуҗа табыла. Бина эчендә сәүдә итү өчен урын бирүләре эшкә үзе бер стимул.
Сыер итенең килосына -300, ә дуңгызныкына 220-250 сум сорыйлар. Бәя бер чама тора.
Тере мал да бар иде. Бозаулар чүт кенә кыйбатланган кебек, 3-4 айлыкка - 23-25 мең, зурракларына, 5-8 айлыкларга 27-35 мең сум түлисе. Кирәксә аласың инде, бу малны кибеттә сатмыйлар! Бозаулар үзебенең районда бик юк, аларны, нигездә, Башкортостаннан һәм Оренбургтан ташыйлар.
Иске Элмәледән Анатолий Макаров дуңгыз балалары тәкъдим итә, 1,5 айлык, берсе 3 мең сум тора. Аның мыркылдыклары шактый икән, аларны әллә кайлардан килеп алалар, ди.
Ярминкәдә 250шәр сумнан сатылучы тавыкларга да, тере һәм туң балыкка, балга, сөт, эремчек, май, ит, он, жом, тозлы кәбестә, җиләк-җимеш ише ризыкларга, кием-салымга да акчаны кызганмадылар. Кемнәрдер монда ир-атлар бәйрәменә бүләк тә тапты.
-Мин яңа пешкән күмәч, туң балык та алдым, - ди Чирмешәннән Шәһит абый Сәгыйров. - Ярминкәне калдырган юк. Монысында да товар күп. Болай сәүдә итүләре яхшы. Аннан соң, безнең сыман өлкәнрәкләр ярминкәгә "кеше күрергә" дип тә чыга, без әллә кайларга бармыйбыз бит.
Ярминкәдән күбрәк фотоларны сайтның "Фоторепортаж" бүлегендә карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә