Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә казлар өлгерде

Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә оештырылган бәйрәм ярминкәсендә казлар "хуҗа" иде. Әлеге тәмле, диетик итле су кошларының суеп-йолкыган түшкәсен (эченнән-башыннан башка) 1300-1500 сумнан, ә тереләрен 1000 сумнан саттылар. Тере үрдәкләрнең берсе-берсе 330 сумнан "очты". Бу "товарлар", билгеле, безнең кибетләрдә юк. Капчыгын уртача 1000 сумга - югары сортлы он, 450гә - гранулалы...

Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә оештырылган бәйрәм ярминкәсендә казлар "хуҗа" иде.


Әлеге тәмле, диетик итле су кошларының суеп-йолкыган түшкәсен (эченнән-башыннан башка) 1300-1500 сумнан, ә тереләрен 1000 сумнан саттылар. Тере үрдәкләрнең берсе-берсе 330 сумнан "очты". Бу "товарлар", билгеле, безнең кибетләрдә юк.

Капчыгын уртача 1000 сумга - югары сортлы он, 450гә - гранулалы жом, килограммын 12 сумга кәбестә алучылар да булды. Ярминкәдә яңа тотылган елга балыгының да дистәгә якын төрлесен, катнашазык, баш, өс киемнәре, хуҗалык өчен вак-төяк, бозаулар, кондитер эшләнмәләре дә тәкъдим иттеләр, берничә кеше сатуга бал алып чыккан.

Бозау итенә, ул бина эчендә сатыла, килограммына 230-240 сум сорадылар.

Бодай, арпа, печән, төзелеш материаллары күренмәде. Хәер, аларга сорау юк та диярлек, уңган, маллы хуҗалар келәтләрен күптән тутырып куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә