Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә Лениногорск балы, Кукмара киез итекләре саттылар

Узган якшәмбе көн ярминкә өчен бик матур булды. Халык күбрәк азык-төлек, мал, бөртек сатылучы рәтләрдә йөрде. Яңа суелган мөгезле эре терлек итен - 280-290, дуңгыз итен 250 сумнан тәкъдим иттеләр. 4-5 айлык бозаудан - 16 мең, 7-8 айлыгыннан 35 мең сум сорадылар. Алучылар табылды. -Бозау алып булмасмы дип килдек,- ди...

Узган якшәмбе көн ярминкә өчен бик матур булды. Халык күбрәк азык-төлек, мал, бөртек сатылучы рәтләрдә йөрде.

Яңа суелган мөгезле эре терлек итен - 280-290, дуңгыз итен 250 сумнан тәкъдим иттеләр. 4-5 айлык бозаудан - 16 мең, 7-8 айлыгыннан 35 мең сум сорадылар. Алучылар табылды.
-Бозау алып булмасмы дип килдек,- ди Чирмешәннән Рәмзия Рамазанова.
Укыту-җитештерү хуҗалыгы үзләре үстергән бөртекне сатты. Бодайның килограммы -7, арпаныкы 6 сум.
Чирмешәннән Сергей Васильев шуннан дүрт капчык бодайны салып та китте. Ә Вера һәм Николай Суворовлар солы алырга килгәннәр. Катнаш азык, гранулалы жом да саттылар.
Халык исаклылылар пешергән ипи, булка, пирогларга да өйрәнеп китте. Тиз искерми, озак саклана, диләр сатып алучылар.
Шенталадан китерелгән свежий балыкка да хуҗалар табылды. Лениногорск районыннан умартачылар 3 литрлы банкадагы балны 700 сумнан тәкъдим иттеләр.
- Һәр ярминкәгә Кукмара киез итекләре алып киләбез, инде сезон чыгып бара, бәяләрне төшердек,- ди шул районнан килгән сатучы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кукмара киез итекләре Лениногорск балы