Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә кытай дуңгызларына да хуҗа табылды

Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры. -Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык. Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин...

Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры.

-Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык.
Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин (Туймәт) монда бик еш килми.
-Минем умарталар яхшы эшләде, быел балны суырттым да,- ди 40 ел стажлы умартачы. - Бер партиясе, мондый хәл үз гомеремдә икенче тапкыр булды, карарак төстә. Бу кортларның сукыр кычытканнан бал җыюы белән бәйле бугай. Әмма бик тәмле.
Ярминкәдә бер-берсен 20-24 мең сумга 3-4 айлык бозаулар да саттылар. Берәү Әлмәттән Кытай дуңгызы балалары алып килгән. Кап-кара төстәге "эксклюзив" мыркылдыкларның бәясе 2500 сум. Алдылар үзе.
Кайбер яшелчәләрнең бәясе түбәнәя башлады. Кыяр, помидор турында әйтү. Бүген бер килограмм кыяр - 30, ә помидор 50 сум гына тора. Югары Чегодайныкы.
Бу ярминкәдә дә яшь тавыклар, чебешләр, көнкүреш товарлары, мал азыгы, кием-салым саттылар. Килограммы 10 сум торучы бодайга да сорау булды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә пустырник