Чирмешән ярминкәсендә кытай дуңгызларына да хуҗа табылды
Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры.
-Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык.
Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин...