Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә Алтай балы да сатканнар

Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кукмара киез итекләре дә саттылар. Төбенә салганы, галош киерткәннәре, бизәкләп, чуклап ясалганнары да бар. Бер пары 1200-1800 сум тора. Безнең товар яхшы, - ди сатучысы. - Алыгыз, аягыгыз гел җылыда йөрер. Инде бик кыстагач, үзем дә бер пар киез итек алдым, кирәк бит. Суелган казлар да тәкъдим...

Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кукмара киез итекләре дә саттылар.

Төбенә салганы, галош киерткәннәре, бизәкләп, чуклап ясалганнары да бар. Бер пары 1200-1800 сум тора.
Безнең товар яхшы, - ди сатучысы. - Алыгыз, аягыгыз гел җылыда йөрер.
Инде бик кыстагач, үзем дә бер пар киез итек алдым, кирәк бит.
Суелган казлар да тәкъдим иттеләр. Бер түшкәсе 1500-1800 сум.
Шенталадан сарыклар алып килгәннәр. Карап торышка ук симезләр, 5әр мең сум сорыйлар, кыйммәт түгел кебек. Мал тирәсендә тәҗрибәле кеше - Әкрәм абый Вахитов та шулай ди, бер сарыктан кимендә 20 кило ит чыга, ди. Ярминкәдә ул да булгалый.
Ярминкәдә килосы 10 сумга - бодай, капчыгын 450гә - гранулалы жом, 3 литрлы банкасын 800-1300 сумга бал да бар иде. Хәтта алтай балы да чыккан, 100 граммы 80-180 сум, үлчәп саталар.
Базар зур бүген. Кием, балык, җимеш, сөт ризыклары сатучылар, алучылар да күп. Бер якташыбыз бик иртә торып, өчпочмак, пирожкилар өлгерткән, берничә кеше мал суйган, ит саталар. Заманасы шундый, кем иренми, шул алда, акчасыз тормый. "Башка эшем юк, ярый әле сезгә ярминкәгә килеп сату мөмкинлеге бар", - ди Яр Чаллыдан бер хатын-кыз. - Карагыз әле, менә нинди яхшы оекбашлар, алыгыз. Мондыйлар башка юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә Алтай балы