Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды

Республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә үзара салым өчен тавыш бирү оештырылган.

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды. Бүген республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә тавыш бирү оештырылган.

Референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын авыл кешеләре кабул итәргә я кире кагарга тиеш. Сумма 100 дән 2 мең сумга кадәр аралыкта билгеләнгән.

2017 елда үзара салым буенча референдум Татарстанның 43 районында 875 авылда булган иде. Татарстан халкы 203,5 млн сум акча җыйды. Ул вакытта референдумга килгән кешеләрнең 90 проценты әлеге практика өчен тавыш бирде.

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

Фото: Михаил Захаров/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175335/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум үзара салым

2
X