Undefined тег белән яңалыклар
-
Чирмешән нумизматында 200 ел элек чыгарылган акчалар да бар
Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар. Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә "Коллекцияләре белән - ярты гасыр" ("Шагает полвека с коллекцией") исемле күргәзмә эшли башлады....
-
Әккәрәй кызы Александра Краснова “Чуваш гүзәле” бәйгесеннән бүләкләр белән кайткан
"Татарстанның чуваш гүзәле" республика бәйгесендә Әккәрәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Александра Краснова "Акыллы мисс" ("Мисс Мудрость") исеменә лаек булган. -Александра бик актив кеше, мәктәп тормышында гына түгел, авылда оештырылучы барлык чараларда да катнаша. - ди авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.- Ул яхшы укый, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар...
-
Утыз Имәндә керәшеннәр нишләп йөри?
Баксаң, әлеге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның керәшен кардәшләребез хакындагы "Гөргери кияүләре" комедиясен сәхнәләштергән икән. Гыйнвар аенда башланган репетицияләрдән соң, авыл артистлары спектакльнең премьерасын үз мәдәният йортларында күрсәтсәләр, икенче көнне аны Түбән Кәминкә тамашачаларына тәкъдим иттеләр. Утыз Имән үзешчәннәре әлеге сәхнә әсәре белән үзешчән театр коллективларының Әлмәттә узачак "Идел-йорт"...
-
Чирмешәнлеләрнең 13 номеры "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең икенче турына узган (прямая трансляция)
Чистайда "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең зона туры дәвам итә. Беренче сайлап алу турына районнан 56 концерт номеры тәкъдим ителгән иде, икенче турга бездән 48 бала китте, алар бүген 13 концерт номеры күрсәтәчәк. "Вокал соло" номинациясендә: Рәзил Мәгъсумов, Анна Иванова, Мәликә Галимова, Рәзилә Булатова, Гөлназ Гатина, Айнур Галләмов; "Конферанс" номинациясендә: Динара Хәмитова...
-
Әккәрәйдә өлкәннәргә концерт та куялар
Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк шул. Кайбер йорт эшләрен җиңдерә алсалар да, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ алар. Әккәрәй авылында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында мәдәният хәзмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашларының хәлләрен беләләр, кирәк булса карларын көриләр, өй эшләрендә булышалар. -Еш кына өлкәннәргә игътибар җитеп бетми...
-
Җырчы Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклашабыз
Март башында меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев Казанда шаулатып-гөрләтеп концертларын уздырып җибәргән иде. Ә бүген җырчы үзенең Инстаграм битендә кайгылы хәбәр таратты. saby-rt.ru
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган...
-
Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында...
-
Чирмешәндә яшәүче Лидия Зайковага бүләкләр китерделәр
Чирмешәндә гомер итүче Лидия Зайкованың Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча бирелгән фатиры шушы көннәрдә кунаклар белән тулды. Юкка түгел, Лидия Федоровнага 90 яшь булды. Мордва Афонькәсе кызы Лидиянең яшүсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 13-14 яшьлек кыз колхозда эшли,...
-
Чирмешән “ябалаклары” “Ак Барс”ка көч биргән
Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Хабаровскийның "Амур" хоккей командалары арасында чирекфиналда узган соңгы уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бәлки республика хоккейчыларына Чирмешәннән барган 100гә якын җанатарның "булышуы" да көч биргәндер. Район үзәгендәге Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче "Корыч ябалаклар" балалар командалары, кайбер ата-аналар әлеге матчны...
-
Чирмешәнлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Гомумән, 16 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм көне Россия күләмендә үткәрелә. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Беренче Май урамы, 29нчы йорт, Туган як тарихы музее) халыкны иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр юристлар, адвокатлар, нотариус кабул итәчәк. Белешмәләр өчен телефон 2-58-45. Мондый чара Казанда,...
-
Мордва Афонькәсенә бильярд өстәле кайтарганнар
Күптән түгел генә Мордва Афонькәсе авылында узган халык җыенында авыл мәдәният йортына бильярд өстәле кирәк дигән теләк яңгырады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин халык фикеренә колак салды һәм бик кыска вакытта мәдәният учреждениесенә бильярд өстәле алып куйдылар. Шул көннән соң безнең мәдәният йортыннан төнлә дә, көндез дә кеше өзелми. Бильярдның уңай...
-
Чирмешәнлеләр “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында чыгыш ясаячак (онлайн трансляция)
14-15 мартта Чистайда узачак "Созвездие"-"Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында безнең районнан да яшь артистлар катнашачак. Концертта 130 якташыбыз төрле номинацияләрдә 56 концерт номеры тәкъдим итәргә җыена. Чыгыш ясаучылар арасында балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшьләр ял итү үзәге һәм район мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар булачак. Шулай ук Иске Кади,...
-
Чирмешәндә “Мәрхәмәтлелек атналыгы"на старт бирелде
Бу атнада республикада, шул исәптән безнең районда да "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе бара. Әлеге акция кысаларында районда күп кенә хәйрия чаралары үтәчәк. "Изге эшләр көне" һәм "Янәшәдә ветераннар яши" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Бу акцияләрдә аеруча...
-
Чирмешәндә гаиләләр ГТО нормаларын тапшырдылар
Чирмешән лицееның спорт залында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чарада сәламәт тормыш рәвеше яклы, спортка битараф булмаган дүрт гаилә катнашты. Әккәрәй мәктәбен - Аютовлар, Шешминканыкын - Зубовлар, Иске Элмәле мәктәбен - Колесниковлар,...