Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән нумизматында 200 ел элек чыгарылган акчалар да бар

Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар. Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә "Коллекцияләре белән - ярты гасыр" ("Шагает полвека с коллекцией") исемле күргәзмә эшли башлады....

Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар. Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә "Коллекцияләре белән - ярты гасыр" ("Шагает полвека с коллекцией") исемле күргәзмә эшли башлады.


Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да катнашты. Алексей Нестерович аларга күргәзмәгә куелган экспонатлары, һәрберсенең, тарихы, аның кулына ничек килеп керүе турында җентекләп сөйләде. Нумизматлык эшенә алынырга теләүче яшьләргә үзенең ярдәмен, киңәшләрен бирергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да әзер ул.

Алексей 7 яшеннән тәңкәләр җыерга керешә, аның коллекциясендәге иң беренче акчасы - әтисенең акча янчыгыннан килеп чыккан 1922 елгы илле тиенлек була.

-50нче елларда, без Магнитогорскийда яшәгән вакытта, нәрсә булса да җыю күп кенә малайларның хоббие иде. Соңрак бу эштә миңа энеләрем дә булышты, - ди Алексей Нестерович. - 20 яшемдә, өйләнгән вакытта минем ярты шкатулка байлыгым бар иде, аннан соң хатыным да ярдәм итә башлады. Коллекциямдәге иң борынгы тәңкәгә 200 елдан күбрәк, Россия акчалары гына да 300 данәдән артыграк.

Якташыбыз колекциясендәге әйберләр турында шул кадәр бирелеп сөйли, алар аңа балалары кебек якыннар. Нумизматика - үзе бер фән, Алексей Нестеровичта бу хактагы әдәбият киштәләр тулы. Ул шул китап, журналларны укып өйрәнгән, бүген дә аларны кулына еш ала, басмаларны кабат-кабат укый, ә менә интернетны үз итеп бетерми.

-Элек һәр шәһәрдә диярлек нумизматлар җәмгыятләре бар иде. Без анда җыелып тәҗрибә уртаклаша, бер-беребез белән тәңкәләр алмаша идек, - ди Алексей Завьялов. - Ай саен взнос түләп барадык, җәмгыять члены булгач, яңа чыккан тәңкәләрне дә иң беренчеләрдән булып үз бәясенә алдык. Быел футбол буенча Казанда узачак дөнья чемпионаты уңаеннан чыккан 25 сумлык акчалар да бар инде минем коллекциямдә.

Нумизмат туган як тарихы музее белән дә үзенең коллекциясендәге байлыгы белән уртаклашкан, Елховой авылындагы музей белән дә инде 10 еллап хезмәттәшлек итә икән.

Алексей Завьялов коллекциясендәге әйберләр күргәзмәсе бер ай чамасы эшләячәк.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Алексей Завьялов вак акчалар җыйган (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы акчалар элек чыгарылган 200 ел нумизматында да бар

2
X