Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй кызы Александра Краснова “Чуваш гүзәле” бәйгесеннән бүләкләр белән кайткан

"Татарстанның чуваш гүзәле" республика бәйгесендә Әккәрәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Александра Краснова "Акыллы мисс" ("Мисс Мудрость") исеменә лаек булган. -Александра бик актив кеше, мәктәп тормышында гына түгел, авылда оештырылучы барлык чараларда да катнаша. - ди авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.- Ул яхшы укый, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар...

"Татарстанның чуваш гүзәле" республика бәйгесендә Әккәрәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Александра Краснова "Акыллы мисс" ("Мисс Мудрость") исеменә лаек булган.

-Александра бик актив кеше, мәктәп тормышында гына түгел, авылда оештырылучы барлык чараларда да катнаша. - ди авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова.- Ул яхшы укый, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Шуңа да әлеге бәйге турында белгеч, мин Александрага анда катнашырга тәкъдим итттем.

Казанда узган әлеге конкурста республиканың төрле районнарыннан 13 кеше көч сынашкан. Кызларга визит карточкасы, милли аш, әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкне тәкъдим итәргә, иҗат бәйгесендә сәләтеңне, интелектуаль бәйгедә белемнәреңне күрсәтергә кирәк булган.

-Призлы урын яуламасам да, миңа бу чара бик ошады, - ди Александра. - Үземне шундый дәрәҗәле бәйгедә сынап карадым, тәҗрибә тупладым, яңа дуслар таптым. Форсаттан файдаланып, миңа бәйге барышында ярдәм иткән, көч биреп торган җитәкчемә -Лидия Кваковага, әниемә -Наталья Викторовнага, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм.

Сүз уңаеннан, Александра иҗат бәйгесендә Александр Пушкинның "Евгений Онегин" поэмасыннан Татьянаның Онегинга язган хатын чуваш телендә укыган.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй кызы Александра Краснова Чуваш гүзәле бәйгесеннән бүләкләр белән кайткан