Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә сөт җыючылар слеты узды

    2014нче елны районның шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып, 33 миллион сум акча эшләгәннәр. 2013нче ел белән чагыштырганда, бу 784 тоннага күбрәк. Быел әлеге күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелды. Районда беренче тапкыр үткәрелгән сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетында әйтүләренчә, бүген райондашларыбызның 6090 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән...

    2014нче елны районның шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып, 33 миллион сум акча эшләгәннәр. 2013нче ел белән чагыштырганда, бу 784 тоннага күбрәк. Быел әлеге күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелды.

    Районда беренче тапкыр үткәрелгән сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетында әйтүләренчә, бүген райондашларыбызның 6090 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 1897 баш сыеры бар. Узган ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 165 башка арткан. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә (башлыгы Рәмил Гыйрфанов) үсеш шактый Чирмешәндә, Туймәттә, Ивашкинода да сыерларны арттыра алганнар. Күтәмә, Яңа Элмәле, Иске Кади, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә сыерлар саны үткән елдагы кебек калган. Ә менә Ульяновка, Шешминка, Иске Котыш, Югары Кәминкә һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә алар кимегән дә.
    -Авыл җирендә яшәүчеләр өстәмә керемне нигездә сөт сатудан алалар, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Һәм безнең төп бурыч - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчегә ярдәм итү. Халыкның гаилә бюджетын тулыландыру өстендә даими эшләргә тиешбез.
    Фердинат Дәүләтшин сөт тапшыруга һәм сөт җыюга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен дә белдерде.
    Район җитәкчелеге һәр авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары ачу бурычын да куйды. Бу эш - халыкны токымлы, күп сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин итү мөмкинлеге, дип билгеләнде.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов слетта катнашучыларны сөт сату өлкәсендә узган ел йомгаклары белән таныштырды. Былтыр иң күп сөт хәзерләүгә (395 тонна), Туймәт авыл җирлеге (башлыгы Айдар Кәримов) ирешкән. Кармышлылар да (башлыгы Марат Миншин) узган елны 264 тонна сөт сатканнар, Ивашкино һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре дә алдынгылар сафында.
    Шул ук вакытта, кайбер авыл җирлекләре булган мөмкинлекләрдән дә файдалана алмаганнар. Әйтик, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Ульяновка, Иске Үтәмеш авыл җирлекләренә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе.
    Районда сөт хәзерләү белән биш шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Узган ел белән чагыштырганда, алар барысы да халыктан сөт сатып алу күләмен арттырганнар.
    Әмма, Альфред Гыйльманов әйтүенчә, аларның эшендә хәл итәсе җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, сөт җыючыларга ерак кечкенә авыллардан сөт җыю отышлы түгел, алар хәтта кайбер авылларның урамнарына, юл юк дип, кереп тә тормыйлар. Шәхси эшкуарлар, сөт җыючылардан башка гына, үзләренә җайлы маршрутлар буенча гына сөт җыярга тырышалар. Идарә начальнигы билгеләгәнчә, районда яшәүче һәр кеше өчен тигез шартлар тудырырга кирәк. Республика һәм район җитәкчелеге сыер асраучыларга, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итеп тора. 2014 елда һәр сыерга 2000 сум исәбеннән субсидия бирелгән. Биштән күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшырдылар, байтак райондашларыбыз өстенлекле кредитлардан файдаланган.
    Район слетына һәр авыл җирлегеннән уңган, булдыклы сөт тапшыручылар Һәм сөт җыючылар чакырылган иде. Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин 37745 килограмм, Түбән Кәминкәдән Сания Гарифуллина - 36000, Чумачкадан Фаил Мөхәммәтҗанов 30387 килограмм сөт сатуга ирешкәннәр. Слетта сөтне иң күп җыючыларны да хөрмәтләделәр. Бәркәтәдән Мәхмүт Гайнанов, Иске Үтәмештән Фәнис Җиһаншин, Иске Котыштан Николай Семаев һәм башкаларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: