Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашман сыер савучысы Володя эшкә таңнан торып килә

    Владимир Михайлов "Лашман АГРОфирмасы"нда алмаштыргысыз хезмәткәр. Яңа Элмәле егете җәй көне көтү көткән, ә хәзер малларга азык кертә, таналар, яңа туган бозаулар карый һәм 30 сыер да сава. -Володядан уңдык, иртән эшкә килә, көне буе шунда. Эшен дә җиренә җиткереп башкара,- ди хуҗалыкның икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илһам Гайфетдинов.- Шулай...

    Владимир Михайлов "Лашман АГРОфирмасы"нда алмаштыргысыз хезмәткәр. Яңа Элмәле егете җәй көне көтү көткән, ә хәзер малларга азык кертә, таналар, яңа туган бозаулар карый һәм 30 сыер да сава.

    -Володядан уңдык, иртән эшкә килә, көне буе шунда. Эшен дә җиренә җиткереп башкара,- ди хуҗалыкның икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илһам Гайфетдинов.- Шулай ук Рауфан Галимовны, Мансур Әхмәтҗановны, Виктор Куликовны да мактап үтәсем килә. Алар да бик тырышып эшлиләр.
    -Миңа эшем ошый, бер дә авырсынмыйм,- ди Володя.
    Җәмгыятьтә эш хакын көнне-көнгә түләп бармасалар да, халык белән терлек азыгы яки бозаулар биреп булса да исәп-хисап ясарга тырышалар.
    Бүген "Лашман АГРОфирмасы" көн саен уртача 900 килограмм сөт җитештерә. Хуҗалыкта 280 баш савым сыеры бар. Җәмгыятьтә барлыгы 434 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
    Икенче фермада 110 баш савым сыеры бар - ике ел элек алып кайткан Балтач таналары. Фермада 14 кеше хезмәт куя, өчесе сыер савучы.
    -Сыерларның күбесе бүген ташлаткан. Алар декабрь азагында, январь, февраль айларында бозауларга тиеш. Азык белән проблема юк. Малларга көн саен фураж да бирәбез: савым сыерларына - 5әр, таналарга - 2, бозауларга 1әр килограмм, - ди ферма мөдире.
    -Проблемаларыбыз бар. Әйтик, бүген бурычларыбыз күп,- ди җәмгыять җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов.- Әмма якын көннәрдә хезмәт хакы буенча бурычларны каплап бетерергә тырышабыз. Менә бу, икенче фермадагы "Делаваль" сөт саву комплексы урнашкан корпусны ясап бетерәсе бар. Аның өчен 3 миллион сум акча кирәк шул.
    Бүген салам тарттырырга әзерләнәбез, авыл хуҗалыгы тагылма машиналарын ремонтлыйбыз. Тырмаларны Камил Фатыйхов берүзе ремонтлады. Хәзер алар Җәмил Гайфетдинов белән культиваторларны тәртипкә китерәләр, аннан соң инде чиратта - чәчкечләр. Техниканы ремонтлау өчен бөтен шартлар да бар, җылы гараж, запас частьләр белән дә проблема юк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: