Бәркәтә авылында яшәүче Нурсинә һәм Рәис Төхфәтуллиннар узган 2014 елны дәүләткә 37745 килограмм сөт тапшырганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бу районда иң зур күрсәткеч.
Бүген Төхфәтуллиннар хуҗалыгында 15 баш сыер исәпләнә, шуларның унысын савалар, калганнары бозаулаган яисә буаз.
-Декабрь аенда сөт сатып 60 мең сум акча эшләдек, - ди йорт...
Бәркәтә авылында яшәүче Нурсинә һәм Рәис Төхфәтуллиннар узган 2014 елны дәүләткә 37745 килограмм сөт тапшырганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бу районда иң зур күрсәткеч.
Бүген Төхфәтуллиннар хуҗалыгында 15 баш сыер исәпләнә, шуларның унысын савалар, калганнары бозаулаган яисә буаз.
-Декабрь аенда сөт сатып 60 мең сум акча эшләдек, - ди йорт хуҗасы. - Элек без сугымга мал симертә идек, ләкин итне урнаштыру авыррак, ә сөтне өйдән килеп алалар, ай саен акчасын китереп бирәләр.
Түбән Кәминкәдә гомер итүче Сания һәм Рәфкать Гарифуллиннар да узган елны 36 тонна сөт сатканнар. Былтыр Сания апа җиде баш сыер сауган.
-Бүген биш баш сыерыбыз, суярга дигән үгезләребез, сарыклар, атыбыз бар,- ди Сания апа.- Хуҗалыгыбыз зур, әмма гаиләбез дә кечкенә түгел. Улларыбыз эшкә өйрәнеп үстеләр. Бүген өй эшләрендә безгә бик булышалар.
Сүз уңаеннан, Гарифуллиннар алты бала үстерделәр, тагын өч ятимне сыендырдылар.
-Авылда яшәп тә, мал асрамыйча булмый инде ул, - дип безнең әңгәмәгә Рәфкать абый да кушылды. - Азыкны үзебез дә әзерлибез, эшләгән өчен дә бирәләр.
Ул үзе дә бик уңган кеше, механизатор, комбайнчы, һәрвакыт алдынгылар сафында иде. Бүген инде аның уллары комбайнда эшли.
Гомумән, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә мал асрап көн күрүчеләр аз түгел. Бүген монда 700 башка якын мөгезле эре терлек асрыйлар, шул исәптән 209 баш сыер. Соңгы бер елда сыерлар санын 30га арттырганнар.
-Хәзер йортта мал асраучыларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәмил Гыйрфанов. - Сыер асраучыларга бушлай саву аппаратлары тараттылыр. Субсидияләр бирделәр. Сөт бәясе дә зарланырлык түгел. Сөт җыючыбыз Альберт Ситдыйковны да мактап телгә аласы килә. Ул бу эшенә бик җаваплы карый, авылдашлар аның хезмәтеннән бик канәгать. Аннан соң инде азык ягыннан да проблема юк. Кирәксенүчеләргә җәмгыять мал азыгын бер тоткарлыксыз бирә.
Миләүшә һәм Габбас Хөснуллиннар да - булдыклы, тәвәккәл кешеләр. Шәһәр тибындагы йортта яшәп, кул кушырып утырмыйлар алар. 14 баш мөгезле эре терлек асрыйлар алар. Ай саен диярлек бер тоннадан артык сөт тапшыралар. Гаилә башлыгы - участок мал табибы.
Районда узган елны иң күп сөт Туймәт авыл җирлегендә җыелган. Билгеле, бу югары күрсәткечләр артында - авылда яшәүче халыкның тырышлыгы, авыр хезмәте. Әлеге авылда берничә баш сыер асрап, сөт сатудан өстәмә керем алучы гаиләләр күп. Әйтик, Гөлсирә һәм Васыйл Мортазиннар 26 тоннадан артык сөт тапшырганнар. Аларның ун сыеры бар.
-10нчы классны бетергәч, фермага эшкә кердем. 30 елдан артык сыер саудым, - ди Гөлсирә апа. - 50шәр сыер сава идем. Көн саен салкынмы, яңгырмы, дүртенче яртыдан торып караңгылы - яктыда фермага китә идек инде. Үзебез дә дүртешәр баш сыер асрадык. Хәзер инде сыерлар санын арттырдык. Сөт сатып, акча эшлибез, башка җирдән керем юк.
Мортазиннар декабрь аенда 48 мең сумлык сөт сатканнар. Сыерларны саву аппаратлары белән савалар. Үзләренеке дә булган, районнан да икене биргәннәр. Малларын җәй көне үзләре көтәләр икән. Аның өчен 140 гектар көтүлек тә алганнар.
-Мал асрап була. Авыл кешесе эштән курыкмый, - ди хуҗабикә. - Менә бераз азык белән генә ярдәм итсеннәр иде, баш санын тагын арттырыр идек. Аннан соң җәй көне сөт бәясе түбән була, аны сатуның кызыгы калмый.
Авыл кешесе ике урында хезмәт куярга өлгерә - хөкүмәт эшендә дә һәм йорты тулы терлекләре янында да. Гүзәлия һәм Салават Әхмәтҗановлар шундыйлардан. Гүзәлия Туймәт һәм Түбән Кармалка мәктәпләрендә балаларга инглиз телен укыта, Салават фермада эшли. Яшь гаиләдә ике бала үсеп килә. Яшьләр йорт тутырып мал асрый. 2014 елны 23 тонна сөт сатканнар, сигез сыерлары булган.
-Быел әле сыер башын киметтек, танабыз, үгезләр бар. Ике көнгә 60 литр сөт тапшырам, - ди Гүзәлия. - Ай саен акча кереп тора. Сөт җыючы Мидхәт абый Шәрифуллин сөтне өйгә үк килеп алып китә.
Сөләймановларны да мал сөюче гаилә дип була. Нәҗметдин абзый 50 ел фермада терлекчелектә хезмәт куйган.
-Гомер буе мал асрадык, шуның белән аякка бастык, балаларны үстердек, - ди йорт башлыгы. - Ярый әле шул эшебез бар дип яшәдек.
Авыл тормышына булган бу мәхәббәте улы Наилга да күчә. Ул гаиләсе белән әти - әнисе янында төп йортта яши.
-Биш баш савым сыерыбыз бар. Өчесен савабыз, икесе буаз, - ди Наилнең тормыш иптәше Дилә. - Суярга бозаулар, сарыклар, ат асрыйбыз. Вакытыңны, хезмәтеңне кызганмасаң, мал асрау бик отышлы. Әйтик, ай саен сөт сатудан гына да 10 мең сумга якын акча керә.
-Кайберәүләр тормыштан зарланган булалар. Мин андыйларга аптырыйм. Теләге булган кешегә бүген бөтен мөмкинлек тә бар, - ди Наил. - Иренмәскә генә кирәк. Узган җәйдә безнең әти, бер үзе дип тә була, җиде машина печән чапты. Эш бөтенесенә җитә. Әлеге гаиләләрдә балалар да эшкә өйрәнеп, хезмәтне яратып, акчаның кадерен белеп үсәләр.
Нет комментариев