Чирмешән авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар быел, үткән тугыз айда, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк сөт тапшырган. Биредә сыерлар да узган елгыдан 30 башка артык. Бу терлекләр саны бигрәк тә район үзәгендә, Казанка авылында ишәйгән.
-Өчәр, бишәр баш сыер тотучылыр күбәйде. Субсидияләр, савым аппаратлары биреп булышуның да файдасы...
Чирмешән авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар быел, үткән тугыз айда, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк сөт тапшырган. Биредә сыерлар да узган елгыдан 30 башка артык. Бу терлекләр саны бигрәк тә район үзәгендә, Казанка авылында ишәйгән.
-Өчәр, бишәр баш сыер тотучылыр күбәйде. Субсидияләр, савым аппаратлары биреп булышуның да файдасы бар. Әйтик, Чирмешәннән Саматдин Бабаев 32 баш ук сыер асрый, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкама комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Район буенча алганда, бүген шәхси хуҗалыкларда 1810 баш сыер исәпләнә (узган ел башында - 1904). Быелның үткән тугыз аенда авыл халкы 2 мең ярым тонналап, акчада исәпләгәндә, 35 миллион сумлык сөт саткан. Икътисадчылар телендә әйтсәк, бер сыер аена уртача 2111 сум акча "эшләгән" дигән сүз. Әлбәттә, моның өчен аның хуҗасына күпмерәк тир түгәргә туры килгәнлеген чамалавы кыен түгел. Былтыргы белән чагыштырганда, сөт тапшыру күләме аеруча Чирмешән, Түбән Кәминкә, Кармыш, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә арткан. Бер баш сыерга исәпләгәндә исә Бәркәтә, Туймәт, Мордва Афонькәсе сыерлары сөтлерәк. Ә менә Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Шешминка авыл җирлекләреннән сөтне аз тапшыралар икән.
-Былтыргының үткән айлары белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыклардан сөт сату 32 процентка артты. Сентябрь аенда авыллардан көненә уртача 12 тонна тирәсе сөт тапшырдылар, былтыр бу сан 9 тонна иде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Бүген халыктан сөтнең литрын 14 сум белән җыялар, ә заводлар аны 16 сум белән кабул итә. Быел сөтне сатып алу бәясе бермәлне 12 сумга кадәр төшкән иде. Сүз уңаеннан, район кибетләрендә сөтнең литры, әлеге дә баягы уртача алганда, 42-48 сумнар тора.
Марат Әһлиуллин әйтүенчә, май, июнь айларында, кыштан соң, сөт сату артып, июль аенда аның күләменең иң югары ноктасы - пигы булса, август, сентябрьдә ул кими башлый. Билгеле, бу чорда чималга бәяләр дә акрынлап күтәрелү алдында. Узган ел заводларда сөт сатып алуның иң югары бәясе 19 сум булган. Гадәттә, сөтне бигрәк тә декабрь, январь айларында сату отышлырак.
Барлыгы 1683 баш сыер асраучы "колхозлар" һәм крестьян-фермер хуҗалыклары исә бу арада көненә 12 тоннага якын сөт сава икән. Мактанып тел шартлатырлык түгел, күрсәткечләр былтыргыдан чүт кенә азрак та. Октябрь башында Кадидагы "Авангард" җәмгыяте көненә уртача 2653, "Сөлчә" - 2128, "Үтәмешагро" җәмгыяте - 1297, "Чирмешән АГРО" 1200 килограмм сөт сава. Бу хуҗалыклар - лидерлар. Иң начар күрсәткечләр "Чирмешәагрохезмәтләре"нең Бәркәтә, Туймәт бүлекчәләрендә "Кара Чишмә" дә, "Алга" хуҗалыкларында. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан иң күбе сөтне "Камалова Р.И." (Тукай поселогы) - көненә 555 килограмм, "Шәйхетдинов Р.Р." (Лашман) - 360, "Макаров Г.Ф." (Ивашкино) фермаларында - 350 килограмм чамасы савалар.
Нет комментариев