Полиция тег белән яңалыклар
-
Ышанучан чирмешәнлеләр акчаларын үзләре бирәләр
Быел районда хәрәмләшү юлы белән, ягъни кешеләрне алдап акчаларын үзләштерүнең 8 очрагы теркәлгән. Боларның күпчелеге март-апрель айларында булган, соңгы айларда мондый очраклар теркәлмәгән. Яңа Элмәледән берәү 10 март көнне, кичке алтыларда, компьютер аша коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә экранда пароль сорап "тәрәзә ачыла", шул ук вакытта кәрәзле телефоны шалтырый. Бер ир...
-
Кызыл Чишмәдә берәү лом ярдәмендә мөнәсәбәтләр ачыклаган
Июнь ахырында билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең өеннән 100 мең сум акча алганнар. Тикшерү бара. 01 5 июль көнне сәгать кичке дүртләр тирәсендә Югары Кәминкә авылындагы бер йортта сарай янган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут яшен сугу сәбәпле килеп чыккан. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 июньнән 6 июльгә...
-
Авария урыныннан күбрәк фото ясарга кирәк
1 июльдән зыян күрүче булмаган юл- траспорт һәлакәтен документлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Мондый хәл булганда полициягә шалтыратып, хәлне аңлатырга кирәк. Ә инде полиция хезмәткәре үз чиратында сезгә ЮХИДИ инспекторын көтәргәме яисә үзара аңлашыргамы, шул хакта рекомендация - киңәш бирә. Аварияне транспорт хуҗалары үзләре дә ОСАГО системасы извещениесе ярдәмендә документлаштырырга мөмкин....
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Чирмешәндә яшәүче Г.ның банк карточкасыннан билгесез кеше 12 мең сумга якын акча алган. 01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 1 май көнне янгын часте хезмәткәрләренә Андреевка авылына, янучы чүп-чарны сүндерергә барырга туры килә. 02 27 апрельдән 4 майга кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 32 гариза һәм...
-
Яхшылык эшләгән чирмешәнлегә яманлык белән җавап кайтарганнар
Чирмешәндә яшәүче 74 яшьлек М. таныш булмаган кешене фатирына кунарга керткән. Ә тегесе рәхмәт урынына хуҗаның ноутбугын һәм кесә телефонын эләктереп киткән. 01 135нче янгын часте диспетчерлыгына үткән атнада хәвефле сигналлар кермәгән. 02 20нән 27 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 29 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Бер атнада...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада Ивашкинода 21 яшьлек М. үз-үзенә кул салып гомерен чикләгән. 01 Районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр. 02 23 марттан 30 мартка кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә төрле дәрәҗәдәге хокук бозулар турында 18 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Чирмешән кибетләренең берсендә...
-
Карак тотучы чирмешәнлеләрне Казанда бүләкләделәр
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов авыл җирлекләренең административ биналарын басып йөрүче кешеләрне тоткарларга ярдәм күрсәткән чирмешәнлеләргә Казанда тантаналы шартларда бүләкләр тапшырган. Узган елны республика районнарында авыл җирлекләре советлары биналарыннан акча, компьютер техникасы, бланклар урлау очраклары ешайды. Угрылар бинага нигездә тәрәзә аша кергәннәр. Август аеннан...
-
Чирмешән районында бланклар урлаучыларны тоткарлаганнар
«Чирмешән» муниципальара полиция бүлеге хезмәткәрләре республика районнары, шул исәптән безнең районның кайбер авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарыннан акча һәм бланклар урлаучы кешеләрне тоткарлаганнар. Август аенда билгесез кешеләр Иске Үтәмеш һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына кереп, сейфтан акча һәм бланклар алып чыкканнар иде. Ул вакытта нәкъ шундый фактлар...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 27 февральдә Бәркәтә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янып киткән. 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, корылманың эчке ягына гына зыян килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 02 Үткән атнада "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 25 гариза һәм хәбәр кергән. Өч егет Күтәмәдә З. хуҗалыгыннан алты сарык урлаганнар. Җинаять ачылган, гаеплеләр җаваплылыкка тартыла. Урта...
-
Лашманда яшәүче ир-ат штрафын түләмәячәк
Лашманда яшәүче ир кешегә карата административ тәртип бозу турында законсыз төзелгән беркетмә прокуратура катнашы белән гамәлдән чыгарылды. 49 яшьлек Радик Шәрифуллин җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы карары белән административ җаваплылыкка тартылган һәм ул 500 сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. -Тикшерү...
-
Чирмешән полиция хезмәткәрләре командировкадан кайттылар
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге хезмәткәрләре полиция начальнигы Рәфис Харисов һәм участок уполномоченные Рәмил Сафин, алты айга сузылган командировкадан кайттылар. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды составында безнең якташлар Дагыстанда җәмәгать тәртибен сакларга булышканнар. Хезмәттәшләрен полиция бүлегендә тантаналы шартларда каршы алдылар. Хәзер алар ял итәчәкләр һәм аннан сон үз вазыйфаларын башкаруга...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Район үзәк больницасында М.ның телефонын урлаган каракны полиция хезмәткәрләре шул көнне үк тоткарлыйлар. 01 Үткән атнада 135нче янгын часте диспетчерлыгына хәвефле сигналлар кермәгән. 02 2нән 9 февральгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 23 гариза һәм хәбәр алынган. Район үзәк больницасы бинасында билгесез кешеләр Югары Чегодай авылында яшәүче М.ның...
-
Чирмешән полициясе балаларны котлады
Погонлы апалары һәм абыйлары райондагы 26 баланы яңа ел бүләкләре белән сөендерде. 2015 ел башында полиция Кыш бабае һәм Кар кызы уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә исәптә торучы малайлар һәм кызларны өйләренә барып Яңа ел белән котлаганнар, тәм-томнар тутырылган пакетлар да тапшырганнар. Автор фотолары.
-
Керкәле янындагы аварияне Яңа ел могҗизасы диеп була
Керкәле янында булган авариядә җиңел машина берничә өлешкә аерылган, ни гаҗәп, йөртүчесе җәрәхәтләнмәгән дә. Декабрь аенда район территориясендә 11 юл- транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды. 24 декабрь көнне генә дә районда дүрт авария булган, берсе - Чирмешән эчендә, өчесе - Ульяновка авылы янында. Дүрт...
-
Чирмешәндә самогон да саталар
Быелның 11 ае эчендә райондагы сәүдә нокталары аша чирмешәнлеләргә 173 мең 626 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан былтыргы шушы чордан 15 процентка азрак. Районда алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган 69 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 49ы - авылларда, 20се район үзәгендә урнашкан. -Узган 11 айда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр сату...