Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Керкәле янындагы аварияне Яңа ел могҗизасы диеп була

Керкәле янында булган авариядә җиңел машина берничә өлешкә аерылган, ни гаҗәп, йөртүчесе җәрәхәтләнмәгән дә. Декабрь аенда район территориясендә 11 юл- транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды. 24 декабрь көнне генә дә районда дүрт авария булган, берсе - Чирмешән эчендә, өчесе - Ульяновка авылы янында. Дүрт...

Керкәле янында булган авариядә җиңел машина берничә өлешкә аерылган, ни гаҗәп, йөртүчесе җәрәхәтләнмәгән дә.

Декабрь аенда район территориясендә 11 юл- транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды.
24 декабрь көнне генә дә районда дүрт авария булган, берсе - Чирмешән эчендә, өчесе - Ульяновка авылы янында.
Дүрт авариянең дә төп сәбәбе - табигать көйсезлеге, бозлавык. Шундый начар һава шартларында машина йөртүчеләр куркынычсыз тизлекне сайлый алмаганнар һәм алда баручы автотранспортка бәрелгәннәр, бер машина юл кырыена әйләнеп төшкән... Ярый әле аларда кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән.
25 декабрьдә Керкәле янында булган авариядә жиңел машина йөртүченең исән калуына мондый хәлләрне шактый күп күргән ЮХИДИ хезмәткәрләре дә таң кала. Кырымда яшәүче ир-ат иске "восьмерка"сы белән Пермь шәһәренә юл тота. Машинасында дүрт тәгәрмәче дә - шомарып беткән жәйге резина.
Керкәле янындагы борылышта, бозлавыкта, ул машина белән идарә итүне югалта һәм каршы юлдан килүче йөк машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җинел машина берничә өлешкә аерыла. Машина йөртүче куркынычсызлык каешын таккан килеш, бер яра да алмыйча, үз урынында утырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Яңа ел полиция Керкәле авылы

2
X