Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лашманда яшәүче ир-ат штрафын түләмәячәк

Лашманда яшәүче ир кешегә карата административ тәртип бозу турында законсыз төзелгән беркетмә прокуратура катнашы белән гамәлдән чыгарылды. 49 яшьлек Радик Шәрифуллин җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы карары белән административ җаваплылыкка тартылган һәм ул 500 сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. -Тикшерү...

Лашманда яшәүче ир кешегә карата административ тәртип бозу турында законсыз төзелгән беркетмә прокуратура катнашы белән гамәлдән чыгарылды.

49 яшьлек Радик Шәрифуллин җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөргән өчен "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы карары белән административ җаваплылыкка тартылган һәм ул 500 сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган.
-Тикшерү барышында әлеге факт буенча эш материалларында мондый тәртип бозуны раслаучы дәлилләрнең җитәрлек булмавы, карар чыгарган затның имзасы юклыгы ачыкланды,- ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин. - Хәзерге вакытта прокурор протесты канәгатьләндерелде, беркетмә үз көчен югалтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лашман Штраф полиция