Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бланклар урлаучыларны тоткарлаганнар

«Чирмешән» муниципальара полиция бүлеге хезмәткәрләре республика районнары, шул исәптән безнең районның кайбер авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарыннан акча һәм бланклар урлаучы кешеләрне тоткарлаганнар. Август аенда билгесез кешеләр Иске Үтәмеш һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына кереп, сейфтан акча һәм бланклар алып чыкканнар иде. Ул вакытта нәкъ шундый фактлар...

«Чирмешән» муниципальара полиция бүлеге хезмәткәрләре республика районнары, шул исәптән безнең районның кайбер авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарыннан акча һәм бланклар урлаучы кешеләрне тоткарлаганнар.

Август аенда билгесез кешеләр Иске Үтәмеш һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына кереп, сейфтан акча һәм бланклар алып чыкканнар иде. Ул вакытта нәкъ шундый фактлар башка районнарда да теркәлде.
Шушы көннәрдә күрше районнардан әлеге җинаятьләрнең кабатлануы турында хәбәр килгән. Район полиция хезмәткәрләре моны игътибарсыз калдырмаганнар, авыллар буенча яңадан рейдларга чыкканнар. Һәм аның барышында Иске Котыш авыл җирлеге территориясендә төн уртасында Самарада яшәүче ике кешене тоткарлаганнар. Алда атап үткән җинаятьләрне бу кешеләр кылган дигән нигезле шик бар. Хәзерге вакытта әлеге эшләр буенча тикшерү бара.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан полиция