Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Авария урыныннан күбрәк фото ясарга кирәк

1 июльдән зыян күрүче булмаган юл- траспорт һәлакәтен документлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Мондый хәл булганда полициягә шалтыратып, хәлне аңлатырга кирәк. Ә инде полиция хезмәткәре үз чиратында сезгә ЮХИДИ инспекторын көтәргәме яисә үзара аңлашыргамы, шул хакта рекомендация - киңәш бирә. Аварияне транспорт хуҗалары үзләре дә ОСАГО системасы извещениесе ярдәмендә документлаштырырга мөмкин....

1 июльдән зыян күрүче булмаган юл- траспорт һәлакәтен документлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Мондый хәл булганда полициягә шалтыратып, хәлне аңлатырга кирәк. Ә инде полиция хезмәткәре үз чиратында сезгә ЮХИДИ инспекторын көтәргәме яисә үзара аңлашыргамы, шул хакта рекомендация - киңәш бирә.

Аварияне транспорт хуҗалары үзләре дә ОСАГО системасы извещениесе ярдәмендә документлаштырырга мөмкин. Дөрес, бу вакытта ике якның да ризалыгы һәм авариянең сәбәпчесе билгеле булу кирәк. Авариядә катнашучылар бер - берсенә дәгъва белдермәсәләр, алар документлар тутырып тормасалар да ярый.
Юлларда транспорт чаралары көннән - көн арта һәм кайбер транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп тә бетермиләр. Юлда авария булса, гомумән, нишләргә?
-Иң мөһиме - югалып калмаска һәм авария урынын ташлап, качып китмәскә. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, авариягә эләккән кеше транспорт чарасын туктатып, авария сигнализациясен кабызырга һәм юлга авария билгесен куярга тиеш, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Андый махсус билге булмаса, аны башка әйбер белән дә алмаштырырга мөмкин. Авариягә кагылышлы әйберләрне дә урыныннан күчермәскә, алып куймаска. Әгәр дә алар хәрәкәткә комачаулый икән, шаһитлар каршында ДТП схемасын төзеп яисә фотога төшереп, юлны ачарга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләренең яңа редакциясе нигезендә, авария нәтиҗәсендә башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен проблема туса, машина йөртүчеләр юлдан үз автомобильләрен алырга тиешләр. Ләкин моңа кадәр авария урынын рәсемгә төшерергә онытмагыз. Гомумән, бүген күп кешедә кесә телефоны фотоаппаратлы, авария урыныннан күбрәк фото ясасагыз, яхшырак була. Билгеле, тән җәрәхәте алучылар булса, ашыгыч ярдәмгә шалтырату сорала. Шулай ук полициягә дә хәбәр итәргә кирәк. Юл- транспорт һәлакәте шаһитларының фамилияләрен һәм адресларын язып алсагыз яхшы. Алар кирәк буларга мөмкин.
Белеп торыгыз: ашыгыч ярдәм телефоны - 03, (84396)-03-111, ЮХИДИ -8(84396)- 2-27-74, полиция - 02, 8(84396)-02-111, коткару хезмәте, янгын часте - 8(84369)-01-111.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария полиция ЮХИДИ фотографии