Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Оста укытучыга бүләк жәл түгел

- Әни, безнең укытучы апа ашый да икән,- дип исе китеп сөйли "апа"сының эштән кайткач тамак ялгап утыруын тәрәзә аша күреп калган укучы бала. Укытучылар көнендә оештырылган чарада мөгаллимнәрне тәбрикләү өчен сәхнәгә менгән бер җитәкче, бала чагында укытучысын әнә шулай изгегә тиңләвен уен-көлке белән искә алды. Бүген районыбызда 500ләп педагог-укытучылар,...

- Әни, безнең укытучы апа ашый да икән,- дип исе китеп сөйли "апа"сының эштән кайткач тамак ялгап утыруын тәрәзә аша күреп калган укучы бала. Укытучылар көнендә оештырылган чарада мөгаллимнәрне тәбрикләү өчен сәхнәгә менгән бер җитәкче, бала чагында укытучысын әнә шулай изгегә тиңләвен уен-көлке белән искә алды.

Бүген районыбызда 500ләп педагог-укытучылар, тәрбиячеләр хезмәт куя. Гомумән, мәгариф системасы - зур "армия". Октябрьнең беренче шимбәсе - Укытучылар көне уңаеннан, әлеге һөнәр ияләренең иң булдыклыларын район мәдәният йортына дәшеп хөрмәтләделәр.

- Бүген көне буе котлаулар кабул итәбез. Төшкә кадәр укыттык, аннан укучыларыбыз безгә бәйрәм ясады. Кич белән исә, менә хәзер инде монда килдек,- ди Күтәмә мәктәбе укытучысы Татьяна Герман. - Безгә зарланырга урын юк: эш хакы да, игътибар да бар. Кызганыч, соңгы вакытта кәгазь, документлаштыру эше генә артыккарак китте бугай. Аларны тутырырга сарыф иткән вакытны балаларга бирсәң яхшырак булыр иде...

Район да мәктәп биналарын яңартасы бар. Автобуслар белән бәйле проблемалар җитәрлек икән. Бу хакта җыенда муниципаль район башлыгы Наил Зарипов сөйләде.

- Безнең педагогларыбыз көчле, тик кайбер мәктәпләрдә оешканлык җитенкерәми. Күп әйберләр мәктәп директорларыннан тора , - диде ул. - Район җитәкчелеге киләчәктә дә мәктәптәге проблемаларны үзләренә генә калдырмаячак. Ә бүген исә, иң ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез.

Укытучылар бәйрәмендә Чирмешән лицее директоры урынбасары Галина Арзютовага Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Резидә Сәлахова "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" түш тамгасы иясе. Аңа да бүләкне хезмәттәшләре каршында тактылар. Район җитәкчесе 1нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотниковка, Күтәмәдән укытучы Марина Уляшкинага, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Сурковага, методик үзәк методисты Җәмилә Мотыйгуллинага исә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары биреп сөендерде.

Бүләкләрне кызганмадылар мөгаллимнәргә. Оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре дә укытучыларга матур-матур төргәкләр, чәчәкләр алып килгән.

"Иң-иң"нәр янына "элеккеге гвардия" - ветеран укытучылар да чакырулы. Туймәт мәктәбендә 30 еллап татар теле һәм тарих фәннәрен укыткан Зәйнәп апа Сабированың быел 65 яшьлек юбилее да икән.

- Мин бала чактан укытучы булырга хыялландым. Яңадан тусам да шул һөнәрне сайлар идем, - ди пенсионер укытучы. - Төннәр буе утырып дәфтәр дә тикшердек, заманында партия өчен докладлар да яздык инде. Безнең башлар аша өч төрле тарих кына узды: безгә мәктәптә бер төрле укыттылар, институтта икенче төрле, мәктәптә үзебез укыткан чорның соңгы елларында тарих тагын "яңарды" - кайберләрен кабул да итеп бетермәдек инде. Ә бәйрәмнән күңелебез булып китәбез. Бик зур рәхмәт.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәгариф Укытучылар көне