Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрелде

Районда террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшче төркем оештырылып, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә махсус тикшерүләр үткәрелде. -Гомумән алганда, тикшерелгән мәктәпләрдә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү мәсәләсенә зур игътибар бирелә, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркәтибе Рәсим Шәрифуллин. - Мәгариф учреждениеләре видеокүзәтү белән тәэмин ителгән, янгын чыгуны хәбәр итүче автомат...

Районда террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эшче төркем оештырылып, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә махсус тикшерүләр үткәрелде.

-Гомумән алганда, тикшерелгән мәктәпләрдә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү мәсәләсенә зур игътибар бирелә, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркәтибе Рәсим Шәрифуллин. - Мәгариф учреждениеләре видеокүзәтү белән тәэмин ителгән, янгын чыгуны хәбәр итүче автомат сигнализация белән җиһазландырылган. Яңа Элмәле, Әккәрәй, Ивашкино, Күтәмә, Иске Үтәмеш, Лашман мәктәпләрендә автомат тревога кнопкалары бар.
Мәктәпләрнең подваллары һәм чардаклары да тикшерелгән. Биредә дә тәртип. Алар барысы да бикләнгән. Мәктәпләрдә бер кешене дә махсус журналга теркәмичә эчкә уздырмыйлар. Һәр белем бирү учреждениесендә диярлек памяткалар, плакатлар , махсус хезмәтләрнең телефоннары күрсәтелгән стендлар урнаштырылган.
Комиссия мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен дә тикшереп чыккан. Кызганычка каршы, монда хәлләр мәктәпләрдәге кебек үк мактанырлык түгел. Нигездә бу акча белән бәйле. Балалар бакчаларының кайберләренә видеокүзәту җиһазлары кирәк. Бер бакчада хәтта телефон да юк. Инструктаж журналларын да тәртипкә китерәсе бар. Бу яктан Ивашкино балалар бакчасын мактап була, аларда барлык документлар да дөрес итеп тутырылган.
-Тикшерелгән мәдәният объектларында куркынычсызлык мәсьәләсе бераз "аксый", - ди Рәсим Гариф улы.- Райондагы 36 мәдәният йортының 19сында гына янгын сигнализациясе куелган, видеокузәтү җиһазлары гомумән юк. Сирәк биналарда гына стендлар, плакатлар, памяткалар күрергә мөмкин. Дөрес, Иске Элмәле, Әккәрәй, Лашман, Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортларын уңай яктан билгеләп үтәргә була.
Мәдәният объектларында да тиешле саклык чаралары гамәлдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәгариф мәдәният учреждениеләре