Мәчет тег белән яңалыклар
-
Авылдашлар ярдәме белән Бәркәтә мәчетенә ремонт ясалды
Санаулы көннәр эчендә Бәркәтә мәчетенең түбәсе яңартып ябылды, нигезләре җылытылды. Бу эшне оештыруда мәчет имамы Дамир Ринатдин, Хәнфәт Сафиуллин, Минвәли Садриев, Исмәгыйль Кәримов башлап йөрделәр. Миндар Мостафин җитәкчелегендә, Минсәгыйт Мостафин, Илнар, Ленар, Раил Кашапов билгеләнгән ремонт-яңарту эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар. Матди яктан булышучылар да үзебезнең игелекле якташлар: Рифкать Мотыйгуллин,...
-
Чирмешән балаларын мәчеттә ял иттерәләр
Язгы каникуллар чорында, 21еннән 25 мартка чаклы Чирмешән мәчетендә мәктәп укучылары өчен дини лагерь эшләячәк. Бирегә килүчеләргә бушлай ашау-эчү, кызыклы уеннар, викториналар әзерләнә. Балалар экскурсияләргә дә барачак.
-
Чирмешәндә иң яхшы азан әйтүчене ачыкладылар
Чирмешән мәчетендә иң яхшы азан әйтүчене ачыклаганнар. Район үзәгеннән 12 яшьлек Илсур Таһиров җиңүче дип танылган һәм зур стена сәгате белән бүләкләнгән. Бәйгедә районның төрле авылларыннан, хәтта Яңа Чишмәдән дә килүчеләр булган, барлыгы 45 кеше катнашкан. Иң яшь азан әйтүчегә - биш, иң өлкәненә 80 яшь. Ярышта аеруча Бәркәтә һәм...
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетенең нигезе бар
Чирмешән авылының Амур ягында мәчет төзелүе хакындагы хәбәр мөселман якташларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, әлеге дин йорты төзелешен Әмирдә туып-үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче абыйлы-энеле Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар мәрхүмә әниләре - Мөшбикә истәлегенә салалар. Алар төзелешнең барлык чыгымнарын да үз өсләренә алабыз, диләр. Эшне озакка сузмыйча, игелекле бу...
-
Чирмешән мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь ачыла
Кышкы каникулларда, 3 нән 8 январьга чаклы балаларны Чирмешән мәчетендә көтәләр. Бирегә теләге булган һәркем килә ала. Алты көн дәвам итәчәк лагерьда Мөхәммәт пәйгамбәр тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнәчәкләр. Билгеле инде, монда көнне сабак укып кына үткәрмәсләрдер. Балалар җыелган җирдә уеннарсыз, кызыклы бәйгеләрсез дә булмый.
-
Лашман мәчетендә Мәүлет бәйрәме уздырганнар
Мәүлет аеның беренче көнендә үк Лашман мәчетендә Мәүлет кичәсе үткәргәннәр. Яшьләрне дә дингә тарту өчен, мәчеттә дин дәресләре алып баручы Алсу Сафиуллина бу чараны конкурс рәвешендә оештырган. Кичәне ачып җибәреп, әбиләр мөнәҗәтләр, догалар укыганнар, мәүлет әйткәннәр. Аннан соң әби-апалар, өч командага бүленеп, көч сынашканнар, Пәйгамбәр Галәйһиссәлам, ислам нигезләре турында сорауларга...
-
Чирмешән мәчетендә укулар башланды
Быел Чирмешән мәчете мәдрәсәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә дини укулар оештырыла. "Нәниләр" төркеме дәрескә атнага бер тапкыр җыелачак. Уку елы башлану уңаеннан биредә үткән чарага 70 ләп якташыбыз килгән. Алар төркемнәргә бүленеп дини гыйлем алуга керештеләр.
-
Чирмешәндә төзелүче мәчетнең нигезен ясыйлар
Чирмешәндә, Амур ягында төзеләчәк мәчетнең нигезен ясауга керештеләр. Әлеге, район үзәгендәге икенче мәчетне коруның төп эшләре киләсе елда башкарылачак.
-
Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешәндә гает намазларын мәчет ишегалдында уздырмакчылар
Районыбызда гает намазларына өч меңгә якын кеше килгән. Чирмешән мәчетендә, әйтик, зур залга сыймаган халык өчен хәтта мәдрәсә бүлмәсендә намазлык җәелде. Киләсе елда көн шулай матур булса, биредә Корбан гаетен мәчет ишегалдында уздырырга ниятләгәннәр. Ислам диненең иң олы бәйрәме республикабызда быел да ял көне итеп игълан ителгән иде. Бәйрәмчә киенгән...
-
Чирмешәндә поп белән хәзрәт бергә спорт белән шөгыльләнәләр
Чирмешәндә поп белән хәзрәт бергә спорт белән шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Православие һәм ислам диненең яшь руханилары ничек дус һәм аңлашып яшәргә кирәклеген әнә шулай үз мисалларында үрнәк итеп күрсәтәләр. -Мин мәчеттә дә еш булам, мондагы коллегам белән даими очрашып, сөйләшеп торабыз, сүзләребез килә, - диде больница хезмәткәрләре янына экстремизм һәи...
-
Чирмешәндә ике манаралы мәчет булачак
Район үзәгенең көньяк өлешендә мәчет төзеләчәге хакында газетада хәбәрләр булгалады инде. Аллаһының ярдәме белән бу изге эшебез дә урыныннан кузгалды, ниһаять. Себердә эшләүче ике бертуган эшмәкәр якташыбыз аны төзетү чыгымнарын тулысынча үзләре күтәрмәкче. Беренче эш итеп, элеккеге аэродром кырында шушы йорт өчен бүлеп бирелгән 90 сутый җир участогының тирә-ягы вакытлыча...
-
Чирмешән мәчетендәге лагерьда кызлар ял итте
Чирмешән мәчетендә балалар өчен оештырылган җәйге лагерьның соңгы сменасы тәмамланды. Бер атна дәвам иткән яллар вакытында утызлап кыз бала мөселман этикасына, бер-береңә хөрмәткә кагылышлы сабаклар алдылар. Яшь мөслимәләр Коръән сүрәләрен дә яттан сөйләргә өйрәнделәр. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районы мәчетләрендә гает бәйрәме үтте
17 июль, нәкъ җомга көнне районның барлык мәчетләрендә Ураза гаете - бәйрәме үтте. Имамнарыбыз вәгазь сөйләде, хотбә, намаз укылды, мәрхүм-мәрхүмәләр искә алынды. Ял көне булганлыктан, бу иртәдә мәчетләргә халык аеруча күп килде. Тоткан уразаларның, уздырылган ифтар мәҗлесләренең, бирелгән хәерләрнең әҗер-савапларын күрергә язсын. Автор фотолары.
-
Лашманда ветеран укытучыларны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр
Лашман мәчетендә быел да, Ураза вакытында, ике тапкыр ифтар уздырдылар. Әүвәлге мәҗлесне мәчет үзе оештырса, икенчесен 1977нче елны мәктәпне тәмамлаган классташлар көйләде. Бүген биредә тәравих намазына, авыз ачтыру мәҗлесенә ветеран-укытучыларны аерым дәштеләр. Аллаһы Тәгаләгә мактаулар ирештереп, гыйлем бирүче мөгаллимнәрне хөрмәтләү сүзләре әйттеләр, инде мәрхүм-мәрхүмә абый-апалар, классташлар рухына дога кылдылар. -Быелгы...