Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Лашман мәчетендә Мәүлет бәйрәме уздырганнар

Мәүлет аеның беренче көнендә үк Лашман мәчетендә Мәүлет кичәсе үткәргәннәр. Яшьләрне дә дингә тарту өчен, мәчеттә дин дәресләре алып баручы Алсу Сафиуллина бу чараны конкурс рәвешендә оештырган. Кичәне ачып җибәреп, әбиләр мөнәҗәтләр, догалар укыганнар, мәүлет әйткәннәр. Аннан соң әби-апалар, өч командага бүленеп, көч сынашканнар, Пәйгамбәр Галәйһиссәлам, ислам нигезләре турында сорауларга...

Мәүлет аеның беренче көнендә үк Лашман мәчетендә Мәүлет кичәсе үткәргәннәр.

Яшьләрне дә дингә тарту өчен, мәчеттә дин дәресләре алып баручы Алсу Сафиуллина бу чараны конкурс рәвешендә оештырган.
Кичәне ачып җибәреп, әбиләр мөнәҗәтләр, догалар укыганнар, мәүлет әйткәннәр. Аннан соң әби-апалар, өч командага бүленеп, көч сынашканнар, Пәйгамбәр Галәйһиссәлам, ислам нигезләре турында сорауларга җавап биргәннәр.
Җиңүче команда һәм актив катнашучылар мәчет әзерләгән бүләкләргә ия булганнар. Кичәгә килүчеләр мәчеттә намаз укып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп таралышкан.
Сүз уңаеннан, Алсу Сафиуллина авыл мәчетендә дүрт төркемдә дәресләр алып бара. Өч төркемдә хатын-кызлар атнага ике көн дәрескә киләләр. Ә балалар төркемендә дәресләр якшәмбе көннәрендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман мәчет Мәүлид