Лашман тег белән яңалыклар
-
Лашман укучылары - республика ярышы җиңүчеләре
Татарстан Республикасы беренчелегенә уктан ату буенча ярышларда Лашман урта мәктәбе укучылары Рәсим Вафин һәм Ләйсән Миһманова үз категорияләрендә икенче урынга чыкканнар. "Микст" күнегүдә дә (бер егет+бер кыз) алар сынатмаганнар, спорт мастерларыннан гына калышканнар һәм көмеш медальләр белән бүләкләнгәннәр. Балык Бистәсендә узган әлеге ярышларда Россиянең алты төбәгеннән 14 команда, 115 спортчы...
-
Лашманда туристлар көтәләр
Соңгы елларда бу авылга кунаклар еш килә икән. Лашманга чит илләрдән дә кайтучылар булгалаган. Кунакның урыны түрдән инде бездә, сый-ризыкны да кызганмый халкыбыз. Ә менә авыл истәлеге итеп кунакларга нәрсә бүләк итеп була? Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучылары Земфира Сөләйманова, Рәмзия Ихсанова һәм укучылар бу проблеманы хәл итәргә алынганнар. -Быел...
-
Лашманда яңа йортлар арта
Миңлегөл һәм Әсхәт Шәрәфетдиновлар Түбән Камадан туган авылларына - Лашманга күчеп кайтып, кирпечтән яңа йорт өлгерттеләр. Күптән түгел алар туган-тумачаларын, күршеләрен өй туена дәшкәннәр. Хуҗалар кунакларны үзләре үстергән күркә, бройлер ите белән дә сыйлаганнар, ди. (Лашман авылы. Архив фотосы).
-
Мирсәет Кәбиров истәлегенә уздырылган ярышларда Лашман командасы беренче урынны яулады (+ФОТО)
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар. Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат...
-
Чирмешәнлеләрнең бурычлары 700 мең сумнан да артыграк
Бүген чирмешәнлеләрнең торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Район үзәгендә яшәүчеләр әҗәт буенча "иң алда", аларның бурычы 579 мең сумга җитә. Лашманлыларның 26 мең сум чамасы, башка авылларның да 5- 10ар мең сум тирәсе түлисе бар. -Авылларда, нигездә, су өчен бурычлар җыела, - ди...
-
Лашманда яшәүче ана балаларын приюттан алып кайтырмы?
Өлкәннәр яшүсмерләр проблемаларын, ана һәм бала сәламәтлеген даими кайгырта. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында да кабат бу хакта сөйләштеләр. Проблемаларны иртә срокта ачыклау аларны хәл итүне күпкә җиңеләйтә. Бу комиссиягә балаларның тәрбиясенә җитди карамаган әти-әниләр һәм хокук бозган яшүсмерләр дә чакырулы иде. Лашман авылыннан яшь ана приюттан балаларын...
-
Лашман мәктәбенең оста укытучысына тун бүләк иттеләр
Лашман урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе дип танылган, өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән. -Конкурс "Мәгариф" журналы редакциясе тарафыннан оештырылды, - ди Резеда. - Бәйгенең беренче этабында "Укытучы - компетентлы шәхес" дигән темага 100дән артык эш тәкъдим ителгән. Мин дә бу бәйгедә үземне...
-
Лашманнан Фәрхинур Хаҗиәхмәтова җир читеннән эзләгән бәхетен туган авылында таба (+ФОТО)
Фәрхинур Хаҗиәхмәтова гаиләсе белән үз заманында Сахалинда, Казахстанда яшәгән. Картлык көнендә туган авылы - Лашманга кайтып төпләнергә язган аңа. Якташыбыз шушы көннәрдә 90 яшьлеген үткәрде. -Әти 1943 елда Сталинград янында һәлак булды. Анда күрше Газыймҗан абзый белән булганнар, ул кайткач: "Кызым, без аерылганда, әтиең пар ат җигеп, мылтыклар, патроннар ташып...
-
Лашманда Әмирдән кызлар көтәләр
Лашман мәктәбенең 1 нче сыйныфына быел 9 бала укырга кергән - тугызысы да малайлар. Күршедәге Әмир башлангыч мәктәбеннән киләчәктә аларга бер малай, дүрт кыз кушылачак. Тагын шунысы кызык, бу мәктәпнең 11 класында да тугыз бала белем ала - һәм барысы да егетләр.
-
Лашманда яшәүче 95 яшьлек Фатыйма әбигә кунаклар килде
Лашман авылыннан Фатыйма әби Шәйхетдиновага 95 яшь тулды. Заманында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган якташыбызны район җитәкчелеге дә, өенә барып, Россия Президенты Владимир Путинның һәм муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен, бүләкләрен тапшырды. Ялгыз гомер итүче, күзләре начар күрүче әбине социаль хезмәткәр һәм күршесендә яшәүче энесе Гата карап торалар.
-
Лашманлылар Дәүләт Думасы депутатлары ярдәменә өметләнә
"Бердәм Россия"нең мобиль пункты районга соңгы арада инде өченче тапкыр килеп, депутатларга наказлар кабул итте. Лашман авылында мәдәният йорты янында урнашкан мобиль пункт автобусы күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килеп туктаса да, халык инде җыелган иде. Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина шунда ук эшкә дә кереште. Миндар абый Борһанов...
-
Чирмешәнлеләр үз мәктәпләрен онытмыйлар
Быел районда дүрт мәктәпкә (Бәркәтә, Лашман, Яңа Элмәле, кадет мәктәп-интернаты) үзләренең элеккеге укучылары ярдәм күрсәткән. Бәркәтә мәктәбе коллективы элеккеге укучылары ярдәме белән алынган буяу белән косметик ремонт үткәрде. Ә 1981 елгы чыгарылыш укучылары, очрашу вакытында сөйләшеп, туган мәктәпләренә 43 мең сум акча җыеп биргәннәр. Бу суммага мәктәпнең актлар залына көчле...
-
Лашманда һәм Иске Кадида авыл җыеннары үтте
Сөтнең бәясе түбән, үстергән бәрәңге, суганны сату, урнаштыру кыен. Лашманда узган авыл җыенында да бу проблеманы кузгатмыйча калмадылар. Сөт саву аппаратлары бушлай тагын булмасмы икән, диләр лашманлылар. Монысы инде сөендерә: димәк, бу авылда күпләп сыер тотучылар арта төшкән. Халыкның авыл җыеннарында күтәргән гозер-үтенечләрен үтәп тә торалар кебек. Әмма тормыш булгач,...
-
Лашманда укыганнар Кармышта күреште
Моннан 39 ел элек алар - Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Кармыш, Туймәт авылларыннан дүрт класста укыган 140тан күбрәк кыз һәм егетләр чираттагы очрашуларын яңача, Кармышта оештырдылар. Бу авылда яшәүче классташлар Камил Гатиятов, Халидә Гайсамова, Минталип Нәҗипов, рәхмәт яусын, кунакларны барын да хәстәрләп көтеп торганнар. Матур, шатер корылган урында классташлар үткәндәге...
-
Лашман мәктәбен тәмамлаучылар Кармышта очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.