Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мирсәет Кәбиров истәлегенә уздырылган ярышларда Лашман командасы беренче урынны яулады (+ФОТО)

"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар. Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат...

"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында.

Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар.
Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат аграр техникумы филиалыннан барлыгы 100гә якын көрәшче катнашты.
-Бүгенге ярышлар якташыбыз, җиде ел элек кораллы җинаятьче кулыннан 40 яшендә һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировның якты истәлегенә багышлана - диде спортчыларны сәламләп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев. - Ул 15 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт итте. Һәрвакыт үз эшен җиренә җиткереп башкара торган, җаваплы хезмәткәр иде. Бик уңган булдыклы егет иде Мирсәет, үрнәк алырлык. Мондый чаралар зур тәрбияви әһәмияткә ия, без Чирмешән каһарманының батырлыгын онытмыйбыз. Бүгенге ярыш - шуның бер билгесе.
Фаяс Фәтхи улы ярышларга килгән Мирсәетнең әтисенә, Мирсәяф абыйга, тормыш иптәше Тәкъзимәгә сабырлык теләде, киләчәктә дә аларга булышып торырга ышандырды.
Районның татарча көрәш буенча федерация җитәкчесе Әмир Могыйзов, полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин да Мирсәетне искә алдылар, спортчыларга уңышлар теләделәр.
-Абый үзе дә спорт белән дус булды, ярышларда да катнаша иде, - ди мәрхүмнең энесе Марат Кәбиров. - Форсаттан файдаланып, мин район җитәкчелегенә, хезмәттәшләремә - полиция бүлекчәсе коллективына, әлеге ярышларның баш судьясы Марат Исхаковка, бу бәйгене оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм.
Ярышларны районда гына түгел, республикада да танылган якташыбыз , дөнья чемпионы исеменә лаек булган көрәшче Ильяс Галимов та күзәтте. Ахырдан призлы урын ала алмаган, әмма нык тырышкан, җиңүгә омтылган биш көрәшчегә махсус кызыксындыру призлары да тапшырды.
Бирегә район Сабан туе батырлары, район данын республика ярышларында яклаучы инде тәҗрибәле көрәшчеләр Илнар Кәримов, Ринат Бәдретдинов, Рәзиф Гыйрфанов, Илзәр Закировта килгәннәр иде.
Ярыш кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Көрәшчеләр үзләре өчен генә түгел, ә команданы алга чыгарыр өчен көч сынашты. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләделәр. Лашман урта мәктәбе укучылары Айнур Гайфетдинов, Эдуард Ковшик, Рәдис Гайфетдинов, 2нче Чирмешән мәктәбеннән Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Нияз Гыймранов, Әлфис Әсәдуллин, Айзат Нигъматуллин, лицейдан Булат Вахитов, Нурлат аграг техникумының район филиалыннан Нәфис Әссәдуллин үз авырлык категорияләрендә беренче урынны яуладылар.
Икенче һәм өченче урын алучылар арасында да Лашман командасы тренеры Рафик Гатинның шәкертләре күп булды. 2нче Чирмешән мәктәбе укучылары да тренерлары Илгизәр Закировның өметен аклаганнардыр, алар да лаеклы чыгыш ясадылар. Ульяновка, кадет мәктәб- интернаты, Ивашкино көрәшчеләре арасында да медальләре белән бүләкләнүчеләр булды.
Ярыштан фотолар: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/12015-chirmeshәndә-mirsәet-kәbirov-istәlegenә-yaryishlar-uzdyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Мирсәет Кәбиров көрәш ярыш