Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда туристлар көтәләр

Соңгы елларда бу авылга кунаклар еш килә икән. Лашманга чит илләрдән дә кайтучылар булгалаган. Кунакның урыны түрдән инде бездә, сый-ризыкны да кызганмый халкыбыз. Ә менә авыл истәлеге итеп кунакларга нәрсә бүләк итеп була? Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучылары Земфира Сөләйманова, Рәмзия Ихсанова һәм укучылар бу проблеманы хәл итәргә алынганнар. -Быел...

Соңгы елларда бу авылга кунаклар еш килә икән. Лашманга чит илләрдән дә кайтучылар булгалаган.

Кунакның урыны түрдән инде бездә, сый-ризыкны да кызганмый халкыбыз. Ә менә авыл истәлеге итеп кунакларга нәрсә бүләк итеп була?
Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучылары Земфира Сөләйманова, Рәмзия Ихсанова һәм укучылар бу проблеманы хәл итәргә алынганнар.
-Быел укытучыларның һөнәри осталыгын үстерергә булышучы грант отуыбыз авыл турында буклетлар һәм сувенирлар ясауга этәргеч бирде. Аңа мәктәп укучыларын җәлеп иттек. Максатыбыз - балаларда туган якка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, башка мәдәният вәкиле белән диалог урнаштыру осталыгы булдыру, - диләр чит тел укытучылары.
Ниятләгән эшләре барып чыккан мөгаллимнәрнең. Укучылар авыл күренешләре кергән матур фотосурәтләр төшерергә остарганнар. Татар, рус, инглиз телләрендә язылган буклетлар ясаганнар. Укучылар үзләре пешерә торган чәк-чәк, тактадан бизәп, матурлап ясалган кул эшләнмәләре, сувенир-магнитлар туристларга менә дигән бүләк булачак. Һәм иң мөһиме - балалар берничә телдә сөйләп, аңлатып, үз эшләнмәләрен кунакларга тәкъдим итәргә өйрәнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман инглиз теле туристлар