Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда укыганнар Кармышта күреште

Моннан 39 ел элек алар - Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Кармыш, Туймәт авылларыннан дүрт класста укыган 140тан күбрәк кыз һәм егетләр чираттагы очрашуларын яңача, Кармышта оештырдылар. Бу авылда яшәүче классташлар Камил Гатиятов, Халидә Гайсамова, Минталип Нәҗипов, рәхмәт яусын, кунакларны барын да хәстәрләп көтеп торганнар. Матур, шатер корылган урында классташлар үткәндәге...

Моннан 39 ел элек алар - Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Кармыш, Туймәт авылларыннан дүрт класста укыган 140тан күбрәк кыз һәм егетләр чираттагы очрашуларын яңача, Кармышта оештырдылар.

Бу авылда яшәүче классташлар Камил Гатиятов, Халидә Гайсамова, Минталип Нәҗипов, рәхмәт яусын, кунакларны барын да хәстәрләп көтеп торганнар. Матур, шатер корылган урында классташлар үткәндәге мәктәп елларын, укытучыларны, монда килә алмаган башка классташларны, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп утырдылар. Җыр-бию, шашлык, бәлеш, аш - бар да булды, бар да истә калды.
Кармыштан чүт кенә арырак тау кырыендагы Ташказанга экскурсия генә дә ни тора! Әлеге җирдә инде әллә кайчангы, төрле гаҗәеп формадагы зуп-зур ташлар - токымнарны элек күпләрнең хәтта күргәне, ишеткәне дә юк иде. Инде аны беләләр.
1977 елда Лашман мәктәбендә аттестат алган, уку елларында бик дус, ярдәмчел булган классташлар инде әллә ничә тапкыр: мәктәптә, хәтта Чаллыда да очраштылар. Быелгысына, Кармышка 25ләп кеше җыелды. Төрле һөнәр ияләре, хәзер күбесе оныклар үстерүче якташлар түземсезләнеп киләсе елны көтәләр, алар мәктәптә укуны тәмамлаганга 40 ел тулу уңаеннан янә бер очрашу уздырырга килештеләр.
Очрашудан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10448-lashman-m%D3%99kt%D3%99ben-t%D3%99mamlauchyilar-karmyishta-ochrashtyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман очрашу Кармыш классташлар