Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларының өчтән бере генә эшкәртелгән

Октябрь якынлаша. Көзге эшләр азаеп, бераз ял итәргә вакыт сыман. Тик кырларыбызда эш байтак шул әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, районда кырларның бары 13200 гектары гына сөрелгән, эшкәртелгән. Бу - тиешленең 29 проценты. Дөрес, "Чирмешән АГРО"да - 2400, "Күтәмә-Агрофирмасы"да - 1620, "Сөлчә" җәмгыятендә 792 гектарда тракторлар узган. Алар...

Октябрь якынлаша. Көзге эшләр азаеп, бераз ял итәргә вакыт сыман. Тик кырларыбызда эш байтак шул әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, районда кырларның бары 13200 гектары гына сөрелгән, эшкәртелгән. Бу - тиешленең 29 проценты.

Дөрес, "Чирмешән АГРО"да - 2400, "Күтәмә-Агрофирмасы"да - 1620, "Сөлчә" җәмгыятендә 792 гектарда тракторлар узган. Алар эшкәртеләсе мәйданнарның чама белән 70-80 процентын "каралтканнар". Ә менә "Чирмешән­агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә, "Үтәмеш" җәмгыятендә, киресенчә, әлеге мәшәкатьләргә керешмәгәннәр дә диярлек.
Көзге чәчү 13 мең гектар мәйданда (планлаганның 73 процентында) башкарылган. "Агропродукт" җәмгыятенең Әмир, Лашман, Югары Кармалка, Чирмешән кырларында 3800 гектарны көзге бодай билиячәк. "Серендеев Н.И." (Ивашкино), "Моляков В.А." (Лагерка) крестьян-фермер хуҗалык­ларында, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында да планлаган мәйданнарда эш төгәлләнгән.
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте 280 гектардан шикәр чөгендерен казып алды. Хуҗалык әлеге культураны 920 гектарда үстергән иде. Быел шикәр чөгендерен районда "Лениногорск АГРОфирмасы" - 1242, "Авангард" җәмгыяте 220 гектарда икте. Аларда комбайннар бу кырларга төшмәгән әле.
Район хуҗалыкларында кышкылык­ка бер баш шартлы терлеккә 26,5 центнер (33 кирәк) азык берәмлеге хәстәрләнгән. Кайбер хуҗалыклар запас туплауны дәвам итеп, техникаларының бер өлешен силос салуга җәлеп итә. "Авангард", "Сөлчә" җәмгыятьләрендә, "Чирмешән АГРО"-
да, фермерларның байтагында кыш чыгарга җитәрлек азык хәстәрләнгән. "Чирмешәнагрохезмәтләре" бү­лекчәләрендә, "Үтәмеш"тә бу яктан хәл катлаулырак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЧирмешәнАГРО