“ЧИРМЕШӘНАГРО“ җир эшкәртүне дә озакка сузмый
"ЧИРМЕШӘНАГРО" җир эшкәртүне соңгы гектарларда алып бара, монда 3010 гектарда сабан узган да. Әлеге хуҗалыкта тагын йөз гектарда шикәр чөгендерен казып аласы калган (бу культураны 450 гектарда үстергәннәр). Заводларга 10 мең тонналап чөгендер озатылган. "Лениногорск АГРОфирмасы"нда чөгендер 1500 гектарда игелгән, аны алуга керешмәгәннәр әле. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда да эшкәртәсе участоклар күп...
"ЧИРМЕШӘНАГРО" җир эшкәртүне соңгы гектарларда алып бара, монда 3010 гектарда сабан узган да.
Әлеге хуҗалыкта тагын йөз гектарда шикәр чөгендерен казып аласы калган (бу культураны 450 гектарда үстергәннәр). Заводларга 10 мең тонналап чөгендер озатылган. "Лениногорск АГРОфирмасы"нда чөгендер 1500 гектарда игелгән, аны алуга керешмәгәннәр әле.
"Күтәмә АГРОфирмасы"нда да эшкәртәсе участоклар күп түгел, "Лениногорск АГРОфирмасы" шулай ук өлгер эшли. Тулаем, район буенча, тиешле мәйданнарның 37 проценты, 18 мең 766 гектары эшкәртелгән.
Әле тагын 32 мең гектарны буйсындырасы бар. Бу бик күп. Байтак мәйданнарда көнбагыш, кукуруз урасы калды.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев