Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧирмешәнАГРО“ фермалары кышка әзер

Районыбызның кайбер хуҗалык­ларында кышын терлекләргә азыкны тагын "кыса төшеп" бирергә туры килмәгәе. Аларда печән, сенаж, силосның сыйфаты да, ни кызганыч, "колхоз малына бара инде" сыман итеп кенә әзерләнгән. Хуҗалыклар арасында терлекләрен җәйге лагерьлардан октябрь уртасында гына алып кайтучылар булган. Болай соңаруның сәбәбе - ферма биналарын ремонтлауга соң керешү. Ә менә...

Районыбызның кайбер хуҗалык­ларында кышын терлекләргә азыкны тагын "кыса төшеп" бирергә туры килмәгәе. Аларда печән, сенаж, силосның сыйфаты да, ни кызганыч, "колхоз малына бара инде" сыман итеп кенә әзерләнгән.

Хуҗалыклар арасында терлекләрен җәйге лагерьлардан октябрь уртасында гына алып кайтучылар булган. Болай соңаруның сәбәбе - ферма биналарын ремонтлауга соң керешү. Ә менә Элмәледәге "Сөлчә", "Чирмешән­АГРО", Кадидагы "Авангард" җәмгыятьләренең сыер савучылары алай соңгы көзгә, беренче карга кадәр өшеп-туңып йөрмәделәр. Аларда малларны фермаларга вакытында кайтарганнар. Бу хуҗалыкларның сыерлары, бозаулары да кышын ач булмаска тиеш, азыклары җитәрлек.
-Суык көннәрдә малга азык мулрак кирәк. 21 градус җылылыкны оптималь температура дип алсак, температура шуннан бер градуска төшкән саен мөгезле эре терлеккә азык бер процентка күбрәк таләп ителә. Районда кышлату чорына бер баш терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге хәстәрләнде. - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин, - Чагыштыру өчен генә әйтик, бер сыер астына гына да көн саен алты килограммлап салам саласы. Салкыннарда бу сан 12 килограммга хәтле булырга тиеш икән. Азык күп кирәк. Тик, кызганыч, аны барлык хуҗалыклар да улакларны гел тулы тотарлык хәстәрли алмады. Булганының туклыклылыгы да шул чама гына. Печәнне без я артык киптерәбез, я киресенчә, күгәртәбез. Үләннәрне вакытында чапмыйча картайтабыз. Әчегән сенаж, силос та малга ашатып яхшы продукция алырлык түгел. "Чирмешәнагрохез­мәтләре"нең кайбер бү­лекчәләрендә, "Кара Чишмә"­дә, "Үтәмеш­агро"да бу яктан җи­тешсезлек­ләр бар.
Районның терлекчелек тармагында ясалма орлыкландыруга игътибарны арттыру мөһимлеге хакында еш сөйлиләр. Бу яхшы үрчем алу, авырулардан котылу, үлем-китемне киметү өчен кирәк, ди белгечләр. Әлеге юнәлештә "Авангард" җәмгыятен, "Чирмешән АГРО" ны мактап була. Шәхси хуҗалыклар да ясалма орлыкландыру белгечләренә ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Орлыкландыру техниклары Солтан Мотыйгуллин (Иске Кади), Рөстәм Мостафин (Чирмешән), Васыйл Мортазин (Туймәт), Габ­бас Шәмсетдинов (Юга­ры Кәминкә), Гөлфия Хөснетдинова (Иске Үтәмеш) тарафыннан бу эш яхшы оештырылган. Бер сыерны каплату бәясе 500 сумнар чама­сы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧирмешәнАГРО фермалар