Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” да көнбагыш игеп тә оттылар

Узган җәйдә "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә 550 гектарда тәүге тапкыр бөртеккә көнбагыш игеп карадылар. Хуҗалык әлеге сары чәчәк төшләрен сатып, 3 миллион 327 мең сум табыш алган. Киләсе елда бу культураны 1000 гектарда чәчмәкчеләр. -Яшереп тормыйм, белеп бетермәвебез аркасында, әле ярты уңыш кырда калды, гектарыннан 7 центнер гына чыкты, - ди җәмгыять...

Узган җәйдә "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә 550 гектарда тәүге тапкыр бөртеккә көнбагыш игеп карадылар. Хуҗалык әлеге сары чәчәк төшләрен сатып, 3 миллион 327 мең сум табыш алган. Киләсе елда бу культураны 1000 гектарда чәчмәкчеләр.

-Яшереп тормыйм, белеп бетермәвебез аркасында, әле ярты уңыш кырда калды, гектарыннан 7 центнер гына чыкты, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Тәҗрибәбез юк иде, көнбагышны югалтуларсыз җыю өчен махсус ургыч (жатка) кирәк икән. Шуңа да, киләсе елга әзерләнеп, Новосибирскидан 550 мең сумга аны да яңасын алып куйдык, ул бөртек комбайнына тагыла. Икенче жатка ясатырга да аванс күчерелеп, заявка бирелде. Тик заводта бәяне генә 650 мең сумга ук күтәреп куйганнар.
Чирмешәнлеләр үстергән көнбагышны Казанның май сыгу заводы үз техникалары белән килеп алган, килограммын 21 сумнан. Чәчәр өчен орлыкны булачак уңыш хисабына әлеге завод алып бирә икән. Илшат Гозәеров май чималы үсемлеген игүне, чөгендергә караганда ансатрак, дип таба.
-Тик уңышны гектарыннан кимендә 15 центнер алырга кирәк. Файдалы булганга, көнбагышны үстерәчәкбез, - ди җитәкче.
-Ә чөгендер белән ничек? Аны икмәскә булдыгызмы инде?
-Юк, әлегә аның мәйданнарын гына арттырмыйбыз. Дөрес, быел чөгендер уңышына да бик сөендек. Иртә чәчеп оттык. Ничә ел үстереп, андый уңыш алган булмады. Гектарыннан тулаем 335 центнер чыкты, гадәттә бу сан уртача 230-235 центнерлар иде. Чөгендернең үзкыйммәте дә чамалы булды, 17 миллион сум табыш алдык. Егетләр тырышты, уңышны кырда калдырмадылар, аны вакытында җыеп, озатып бетердек, - ди җитәкче.
"ЧИРМЕШӘНАГРО"да 200 гектарда карабодай иккәннәр. Бүген аны килограммын 25 сумнан алучылар бар. Тик бөртекне әлегә сатмыйча торалар: хикмәте бар икән.
- Көтәбез әле. Былтыр әнә яңа ел башында аңа бәя 35 сумга җиткән иде. Карабодайны гел сорап торалар, менә карагыз, тоннасын 20 мең сумнан хәзер алып китәргә әзерләр. Ә бодайны килограммын 6 сум 50 тиеннән генә алмакчылар, бу - бәя түгел бит инде, - дип Интернеттагы тәкъдимнәрне күрсәтте җитәкче.
Югыйсә, карабодайны үстергәндә бодай иккән сыман чыгымнар тотыла, ә бәясе бодайныкыннан өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк икән. Шуңа киләсе елда хуҗалыкта карабодайны 400 гектарда икмәкчеләр. Көздән 1450 гектарда бодай чәчеп калдырганнар. Болай оттырмыйлар, быел уҗым культуралары басуларында комбайн бункерлары тиз тулган.
Гомумән, 2016 елда хуҗалык 80 миллион сум керем алган, рентабельлелек 53,2 процент.
Эше барның - ашы бар, дигәндәй, хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләр белән эш хакы буенча ноябрь аена исәп-хисап ясалган. Кыр эшләре, ремонт вакытында механизаторларны бушлай ашатуга 392 мең сум акча тотылган. Ел нәтиҗәләре буенча, эш хакыннан тыш, халыкка 500 мең сум күләмендә премия әзерләгәннәр. Хуҗалыкның "Иң яхшы белгече" дип директор урынбасары Рәсим Әгълүков танылган, Денис Ушков "Иң яхшы машина йөртүче", Рафик Харисов "Иң яхшы тракторчы" буларак - һәрберсе 50шәр мең сум күләмендә акчалата һәм әйберләтә премияләр алачаклар.
Бүген белгечләр, механизаторлар авыл хуҗалыгы машиналарын, машина һәм тракторларны ремонтлау белән мәшгуль. Запас частьләргә 2 миллион сум күләмендә акча бүленә. Узып баручы елда хуҗалык 16 миллион сумлык техника алган, складлар, мастерскойлар ремонтланган. Капиталь ремонтланган К-700А тракторы, ике яңа җиңел машина, ике ургыч, Италиядә җитештерелгән 1 миллион сумлык көнбагыш чәчкече - болар киләчәк өчен нигез. Ремонт мастерскоенда механизаторларга ял итү бүлмәсен заманча иттереп ремонтлаганар. Аңа киткән чыгымнарның 30 процентын дәүләт субсидияләгән. Җылы идәннәр, 16 кешегә киенү-чишенү өчен индивидуаль шкафлар бар монда. Чиста, уңайлы бүлмә. Краннан кайнар суы агып тора. Бүлмә уртасына чыршы да бизәп куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧирмешәнАГРО көнбагыш

2
X